Казанда коточкыч һәлакәт нәтиҗәсендә ике яшь кешенең гомере өзелә

-- Alfia

12 февральгә каршы төндә Казанда җиңел машина баганага бәрелә, ике яшь кеше һәлак була. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.

Авария кичә 23.41 сәгатьтә Җиңү проспекты буенча 26б номерлы йорт каршында булды. «Фольксваген»ның 20 яшьлек шоферы, башлангыч мәгълүматларга караганда, куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайламаган, идарәне үти алмаган, юлдан чыгып киткән һәм баганага бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм 19 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле