Суд залында… үз-үзен үтергән?

-- Alina

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенең злекке башлыгы Виктор Свиридов суд залында үз-үзенә аткан.

Бүген суд аңа 10 миллион сум акча таләп итү турындагы эш буенча хөкем карары чыгара. Хөкем карарына кадәр Свиридов шәһәрдән чыгып китмәү шарты белән йортында яшәгән, әмма бүген суд аны кулга алырга тиеш булган.

Судья сак астына алу турында сүз алып бара башлагач, Свиридов үз-үзен үтерергә маташкан. Ул, кесәсеннән пистолет тартып чыгарып, башына аткан.

Свиридовның адвокаты Григорий Иванищев, үз чиратында, Свиридовның вафат булуын белдерә.

 

Мәгълүмат Кызыл Таң

Бәйле