Гаҗәп әле бу! Иркә һәм Ландыш низагына Хәмдүнә Тимергалиева үз фикерен әйтте [видео]

-- Alina
// Татар Тудей // Татар Бүген //Алсу Әхмәт 

Барс Медиа ширкәте белән бәйле, гомумән Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Иркәгә кагылышлы фикерләрен Хәмдүнә Тимергалиева да белдерде. 

Җырчы Инстаграмда утырмый, аның өчен бик күп буш вакыт кирәк ди. Әмма шулай да җырчылар арасында туган низагны ул белмичә калмаган. Бу хакта аның фикерләре күпчелектән аерылып тора.

«Без — артистлар. Артисларның дәрәҗәсен төшерергә кирәкми. Бу ямьсез күренеш кемгә кирәк?! Без халыкка рухи азык бирә торган җан ияләре. Артислар арасында да, башка җирдә дә ыгы-зыгы булмый калмый. Аны халыкка чыгарып селкергәме?! Халык бездән яхшылык, матурлык көтә… Иркәгә нык ташланганнар инде. Соңгы елларны Иркә күп халык җыеп эшли. Шуңа көнләшү дип, атыйм мин моны. Мин үзем дә кичердем мондый хәлне…», дип сөйли Хәмдүнә Тимергалиева.

Бәйле