Кеше рәнҗет, үз бәхетеңнән үзең туйсаң

Яралыйбыз кешенең үзәк-бәгырен
Теләсә ни әйтеп, ачу килсә.
Авырлык китерер идемени әгәр.
Кире үзенә кайтасын белсә.

Кешеләрне башта рәнҗеткәнче.
Аның урынында үзең булып кара.
Белмибез шул…аның авырлыгын.
Каты бәгырьлеләр күбәеп бара.

Үз көнеңне күз алдына китер,
Кешене рәнҗетер булсаң.
Аннан соң гына кеше рәнҗет,
Үз бәхетеңнән үзең туйсаң.


Рәмзия Давытаева-Хайруллина

Бәйле