Асылъяр кайчан сәхнәгә кире кайтачак? Инстаграмда юклыгы, кинога төшүгә фикере нинди? [видео]

-- Alina
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Җырчы Асылъяр тамашачыны сәхнәдә дә, телевидениядә дә сирәк чыгышлары белән генә куандыра. Сәбәпләре турында ул Tatar Today хәбәрчесенә сөйләде.

«Насыйп булса, концертларымны тамашачыга тәкъдим итәчәкмен. Сәхнәгә чыгарга атлыгып тормыйм… Инстаграмда булмаган бердәнбер җырчы миндер, мөгаен. Анда утыра башласам, гел нинди дә булса мәгълүмат кертеп барырга туры киләчәк. Ә минем вакытым юк… Бүгенге көндә миңа кинода төшәргә сценарий бирүче юк. Чын тулы мәгънәле роль булса, уйнар идем. Буш роль миңа кирәкми…», дип сөйләде Асылъяр.

 

Бәйле