Рамил Шәмсетдиновны җәзалаучы гаебен таныган

-- Alina

Чита өлкәсендә армия хезмәтендә 8 кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдинов эше буенча суд утырышы якынлаша. Аны ничек җәзалаулары тулысынча ачыкланды, тикшерүчеләр версиясе буенча, аны өч тәүлектән артык йоклатмаганнар, башы белән унитазга тыкканнар, 11 көн карцерда тотканнар.

Рамилне дә каза күрүче итеп таныдылар. Хәрби частьта уставтан тыш мөнәсәбәтләрдә гаепләнүче Руслан Мухатов гаебен тулысынча таныган, шуңа эшне аерым очрак итеп карауны сорап гариза язган. Җинаять эше аерым очракта каралса, судка шаһитларны, каза күрүчеләрне чакырмаячаклар, тиешеннән йомшаграк җәза биреләчәк.

Рамил Шәмсетдинов, бу гамәл белән риза булмавын белдереп, эшне гомум тәртиптә карауларын сорап гариза язган. Бу турыда аның адвокаты Руслан Нагиев хәбәр иткән. Шәмсетдинов әлеге вакытта Мәскәүдә экспертизада.

 

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Бәйле