Аноним оешма инвалидка ничек ярдәм иткән?

-- Alina
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Уфадагы бер оешма яңа ел корпоративыннан баш тартып, инвалидка ярдәм иткән. Бу акчаларга оешманың җитәкчесе инвалидка бик кирәкле пандус куярга мөмкинлек биргән.

Маргиз Сафаров исемле инвалид егет бу вакыйгага куанып бетә алмый. «Дөньяда яхшы кешеләр юк түгел икән. Минем күпмедер дәрәҗәдә елыйсым да килгән иде», дип сөйли ул.

Егет 20 яшендә егылып, умыртка сөягенә зыян китергән. Элек ул гаиләсе белән 3 катта яши. Аның олы яшьтә булган әти-әнисенә улларын урамга чыгарырга шактый кыенга туры килгән. Шуңа күрә Маргиз урамга айга бер генә чыга торган була.

5 ел буе алар гаиләләре белән беренче катта урнашкан фатирга акча җыйганнар. Әмма яңа фатирга күчкәч тә проблемалар бетмәгән. Бу йорттагы пандус Маргиз өчен бик уңайсыз булган. Әмма егет бирешергә теләмәгән. Шуннан башлап, ул үзенең фатирыннан урамга чыга алырлык итеп, балконына ук пандус урнаштырырга тели. Бу корылма 350 мең сум тора. Гаиләнең бу кадәр акчасы булмый, бер өлеше белән ярдәм итәләр, әмма ул акчалар аз була. Шул сәбәпле алар 200 меңгә кредит алырга мәҗбүр булалар.

Бу кредитны түләргә насыйп булмый, чөнки аноним оешма аның бер өлешен каплый, ә җитеп бетмәгән өлешен шул оешманың җитәкчесе түләп бетерә. Бу оешма үзенең исемен ачарга теләми. Шунысы гына билгеле: оешма хезмәткәрләре яңа ел корпоративыннан баш тартып, бу егеткә ярдәм иткәннәр.

Хәзер инде Маргиз үзе теләгән вакытта урамга чыга ала.

 

 

Мәгълүмат Tok_Media

 

 

Бәйле