- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
16 февральгә каршы төндә Яшел Үзән районында ташландык йортта чыккан янгында ир-ат мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын Октябрьский бистәсендәге бүрәнә йортта төнге сәгать икедә чыккан. Янгын мәйданы 40 квадрат метрдан артып киткән.
Өемнәрне сүтү барышында янгын сүндерүчеләр ир-ат мәетен тапкан.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar