Казанда коточкыч һәлакәт нәтиҗәсендә ике кешенең гомере өзелә

-- Alfia

Казанда метроның бетон коймасына барып бәрелгән «Ауди» машинасында ике кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Авария «Җиңү Проспекты» метро станциясе янында Сафиуллин урамындагы 56нчы йорт каршында килеп чыккан.

Социаль челтәрләрдә шаһитлар бастырган кадрларда автомобильнең бик зур тизлек белән хәрәкәт итүе күренә. Көчле бәрелүдән чит ил машинасының двигателе һәм тәгәрмәчләре аерылып чыккан, башка өлешләре юлга таралган.

Полицейскийлар мәгълүматларына караганда, чит ил машинасы салонында дүрт кеше булган. Аларның икесе алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле