Ростов өлкәсендә корал белән саксыз кылану бала үлеменә китергән

-- Alfia

Ростов өлкәсенең Азов районында унбер яшьлек малай мылтык атылу аркасында үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты төбәк буенча идарәсенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, бу хәл 13 февральдә булган. Азов районында яшәүче бер ир иптәше һәм аның балигъ булмаган улы белән бергә ауга чыгып китә. Алгы утыргычта утырган ир ау мылтыгын караштыра башлый һәм хата ясый — коралның көпшәсен арткы утыргычка каратып куя. Бала шунда утыра.

Юлда карабин үзлегеннән атып җибәрә. Нәтиҗәдә, пуля малайның корсагына эләгә. Аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә китерәләр, әмма, табибларның тырышлыгына карамастан, бала вафат була.

Иргә Россия Җинаять кодексының 109 мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Вакыйганың детальләре һәм шартлары ачыклана.

 

Мәгълүмат: baltaci.ru

Бәйле