Гөлчирәне врач Виталий Сергеевич чакыртты. Ник икән?
Көне буе палаталар арасында тыз-быз чабып арган хатын аптырап калды. Дәваланучыларның берәрсе шикаять-фәлән яздымы икән? Алай дисәң, Гөлчирә һәркемгә кирәгеннән артык та игътибарлы,ачык,мөлаем ләбаса! Терапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли башлаганына да 24 ел узган да киткән! Икешәр смена төн кунып калган чаклары да бихисап ич! Үзен-үзе бер дә кызгана белмәде Гөлчирә. Кем үтенсә, шуның өчен барды, эшләде, акчасын сорамады, бирсәләр алды, түләмәгәндә, тавышлап йөрмәде. Коллегалары көндезге стационарда да бик авырлык белән ризалашканда, ул төнгә калып, 30-40 кешегә система куйды, һәр авыруның хәлен сорашып, күңелен күтәрергә тырышты,тәмле телен кызганмады. Шуңа күрәдер, терапия бүлегендә үзен дә бик яраттылар,»тәмле телле Гөлчирә»дип йөреттеләр.
Терапия бүлегендәге “Рәхмәт хатлары”дәфтәрен укысаң, монда гел Гөлчирә генә эшлидер дигән фикер дә кала, аңа язылган рәхмәт сүзләре үзләре бер роман язарлык! Гөлчирә турында күп язылган “Рәхмәт дәфтәре”нең берсен хәтта юк та иттеләр. Әллә кемнәр түгел, бергә эшләүче “дуслары”!
Гөлчирә осталыгы белән масаймады. Яңа гына медучилище тәмамлаган бик күп яшь кызларны үз эшенең серләренә төшендерде. Шәкертләре арасында да төрлесе бар иде: яхшылыкка яхшылык белән җавап биргәннәре дә, этлек эшләгәннәре дә,чын дошманга әйләнгәнннәре дә… Бик якын күргән бер шәкерте исә Гөлчирәнең тормышын пыран-заран китерде…
Кап-кара дулкын чәчләре иңбашына төшеп торган, Мисыр кояшында кызынган төсле шоколад төсенә кергән йөзле чибәр генә Фирүзәне бер күрүдә ошаткан иде Гөлчирә. Күзләре һәрчак көлеп тора, үзе терекөмеш кебек чая! Өстендә, ни өчендер, гел яшел төстәге кием булыр: я яшел очып тора торган җиңел кыска күлмәк. Я яшел озын итәк белән кулларын җиң очына яшереп киелгән яшькелт кофта…
— Ник гел яшелне киясең, акыллым? — дип еш сораса да, Гөлчирә соравына җавап ала алмады. Фирүзә иңбашларын сикертеп, мут елмаеп, чытлыкланып кына куя да җаваптан кача.
Гөлчирә гомер буе кыз бала алып кайту турында хыялланды, әмма Ходайның үз кодрәте — ул аңа таза бәдәнле, эшкә хирыс уллар бирде. Соңарып булса да, шушы яшел күбәләкне гел үз янында тотасы килде. Бер ай өйрәтү практикасы узгач та, Фирүзә остазының мәхәббәтеннән файдаланып, шимбә җитте исә, аларга мунчага килергә гадәтләнде.
Андый чакларда Гөлчирә:
— Кил, кил, алтыным, кем белә-бәлки киленем булып куярсың! — дип кызның килүенә шатлыгын сиздерә иде. — Бәхтиярыма армиядән кайтырга да биш ай калып бара. Әйдә каенана-каенатаңа ияләнә торсаң да ярый, — дип тә өстәп куя, шаярткан була, киткәндә аз булса да күчтәнәчләрен дә кыстырып җибәрә.
— Әй, оялтма инде, Гөлчирә апа, мин сезне апам шикелле яратам бит, минем башка туганнарым юк, — дип хатынның муенныннан каты итеп кысып кочаклый, чытлыкланып, битләреннән үбеп алган була. Гөлчирәгә шул җитә кала. Фирүзә сораса, өстеннән соңгы күлмәген дә салып бирердәй булып,үзенең дә аны бик-бик якын күрүен кат-кат әйтә. Шул чакта Гөлчирә бу яшел күлмәкле чая кызның муенына елан булып ураласын белгән булсамы — өенә якын китерү түгел, урамны урап узарлык итеп әйткән булыр иде дә… Терсәк якын да, тешләп булмый шул! Ничә айлар буена үз бәхетен, мәхәббәтен буар яшел еланны җылыткан икән куенында…
Бар яшерен серләр шимбә көнне ачылды. Гөлчирә сәгать өчтә барлык процедураларны бетереп, дүртенче яртыда өйдә булырга тиеш иде. Камырын куяр, ире мунчаны кабызып җибәргәндер. Кече уллары бу атнада Казанда гына калырга булган, үзенә бер кафеда бармен булып эш тапкан әле ул. Әти-әнисеннән акча сорамас өчен, лекцияләрдән соң эшкә йөгерә. Эш өйрәнеп үсте шул уллары, бервакытта да башкаларныкы сыман акча, яңадан-яңа кием сорап аптыратмадылар. Җәй җиттеме, заводта, юл төзелешендә эш табып, укырга үзләре эшләгән акчага киенеп бардылар.
Өйгә кайтырга дип киенгән Гөлчирәне телефон тавышы туктатты:
-Гөлчирә апай, Сәнифә әле бу! Кечкенә улым бик нык чирләп китте, температурасы кырык өстендә. Төнге смена минеке иде, алыштыра алмассызмы икән? Бөтен планнары чәлпәрәмә килсә дә, Гөлчирә ризалашты. Сәнифә үзе дә әйбәт хатын: кирәк чакта Гөлчирәне гел алыштырып тора. Хатын иренә шалтыратты, мунчага көтеп ятмасын:
-Алло, Газизҗан, матурым, мин кайта алмыйм әле монда, Сәнифә урынына калырга туры килә, төнгегә, баласы каты авырый икән… Мунчаны пәри кызы белән үзеңә генә керергә туры килер, яме, җаным! -диде дә телефонын чуп-чуп иттереп үбеп алды. — Целую!.
Аннары кабат халатын кияргә процедуралар бүлмәсенә ашыкты. Газизҗаны бу вакытта хатынын күзәтеп торса, яратмас җирдән яратыр, гыйшкы артыр иде — хатынының зәңгәр күлне хәтерләткән зур күзләрендәге елмаюга батып үләргә мөмкин иде.
Ярата, бик ярата Гөлчирә ирен. Ул теләгән һәр ризыкны пешерә, өс-башын әллә нинди зур нәчәлникләрнекеннән ким йөртми, ире шофер гына булса да, яныннан кыйммәтле одеколон исе бервакытта да китми. Процедура бүлмәсендә дә дельфинлы рамка эчендә бер Гөлчирә иренең генә 32 тешен күрсәтеп , елмаеп төшкән фотосы тора.Хатын эштә озагракка калганда, шул фотоны әллә ничә тапкыр куенына кыса, еллар узган саен, иренә булган мәхәббәте тармаклана — ныгый гына бара, күрәсең!
Төнге смена хәвеф-хәтәрсез генә узып,иртән өйгә кайтырга чыкканда, Гөлчирәнең йөрәге кысып куйды. “Бер-бер хәл буласымы? Бу ни бу? Йөрәгенең гомердә дә борчыганы юк ләбаса!”
Кибеткә кереп каймагын, эремчеген алып чыкты. Тәмле итеп ире яраткан эремчек бөккәнен ясар, бергәләп йорт янындагы бакчада эшләрләр. Шулай уйлады хатын. Йоклый торгандыр әле, мунча кереп,т өне буе телевизор карап яткан булса… Әмма… Гөлчирә өендә үзен ни көткәнен генә уена китерә алмады. Ә көткән күренеш?!…
Гөлчирә иренә сюрприз ясарга теләп,өй ишеген бик саклык белән генә ачты. Песидән дә акрын гына адымнар белән алган әйберләрен кухняга куйды да йокы бүлмәсенә юнәлде. Ирен үбеп уятмакчы иде…
Бүлмә ишеген ачып җибәрүгә, хатын өнсез калды: анда алар йоклый торган караваттта Гөлчирәнең зәңгәрсу ефәк йокы күлмәгеннән ире Газизҗанга чорналып Фирүзә ята иде! Әйе, әйе чорналып-куллары белән Газизҗанның муенына уралган, озын нәзек аяклары ирнең аякларына чорналган — нәкъ елан диярсең! Гөлчирә сүзсез беравык басып торды да, аны-моны әйтми, гашыйкларны уятмый гына яңадан кухняга чыгып китте. Аңа тынычланырга кирәк иде. Йөрәгенең кысуы юкка гына булмаган икән-яратып, кадерләп яшәгән иренең улы белән бер яшьтәге кызга уралып ятуын сизгән икән ләбаса!
Гөлчирә акырып-бакырып чаба торган хатын түгел. Кухняга кереп берничә тамчы сукыр кычыткан төнәтмәсе йотты. Аз гына утырып торды. Менә сиңа яраткан шәкерте! Менә сиңа Бәхтиярга кәләш! Менә сиңа уңган килен! Фирүзәсе ярар инде, ә ире?! Гөлчирәнең артыннан 3 ел йөрде ләбаса..күләгә сыман… Ничә ел яшәп, Гөлчирәнең аңа сыңар тапкыр да начар сүз әйткәне булмады -”җаным” да “матурым”! Иренең бу хыянәтен хатын ничек тә аңлый алмады. Ни җитмәде аңа я?! Көнгә икешәр тапкыр киемен алыштырды. Авызына татлы ризыгы, кайткан җиренә болын исләре аңкытып торган урын-җир, Газизҗан теләгән чакта назы — күңел җылысы — бар да җитәрлек иде бит! Кайда ялгышты Гөлчирә?! Уллары да — олы мәхәббәттән туган балалар, югыйсә!
Гөлчирә үзен-үзе кулга алырга тырышты. Табибларга хас булган сабырлык, аек акыл өстенлек итте: ул аш-су әзерләп үзен тынычландырырга булды.Т оргач, бу хыянәтне ире белән шәкерте ничек аңлатыр — аңа әлегә билгесез иде.
Алып кайткан каймак-эремчектән казан бөккәне ясады. Бөккәннең бормаларын ясаганда, тормыш бормалары да күз алдыннан узды.
Медицина училищесын яхшы билгеләргә тәмамлагач та, эшкә район хастаханәсендә калдырдылар.Тырыш кызны җитәкчеләр дә, терапия бүлеге мөдире дә бик ошаттылар. Бервакытта да каршы сөйләмәс, авырулар белән ихлас сөйләшер, процедураларны төгәл башкарып чыгар иде. Бик пөхтә булуы, өстендәге кар кебек ап-ак халатына чебен күзе кадәр дә тап кундырмавы да күпләрдә соклану да, көнләшү дә тудыра иде.
Тулай торакның кечкенә бүлмәсендә яшәгән чакларында да алар үзләрен бик бәхетле сизгәннәр иде. Бер гаилә, уртак уйлар, хисләр!
Аннары үз көчләре белән дистә ел дәвамында йорт төзү…юк иде бит: акчасы да, материалы да.. Хәзер генә ул, бер капчык акчаң булса, бер ай эчендә коттеджның ачкычын кулыңа тоттыралар!
Кәстрүлдәге бөккәннәр шулпаның өстенә калыкты. Ә бу хыянәт-иренең хыянәте кайчанрак башланды икән? Менә бит, бөккән кебек-хыянәт тә бер калкып чыкты! Әйтәм аны шимбә саен Фирүзә Гөлчирәләргә килә башлады, чакырганда да, чакырмаганда да…” Сагындым сине, Гөлчирә апа, күрәсем килде!”- дигән була иде бит әле! Гөлчирәне түгел, Газизҗанны сагынып килгән икән ләбаса! Гөлчирә ничек сизмәгән шуны? Гөлчирә табын әзерләп кухняда кайнашканда, гел бергә телевизор карадылар, сөйләшеп утырган булдылар шул. Ара-тирә иренең:
— Фирүзә — безнең гаилә члены кебек инде ул хәзер! — дип кызның аркасыннан кочып куйган вакытлары исенә төште. Бервакыт Газизҗан Фирүзәнең туган көненә дип яшел каймалы букет та алган иде әле… Гөлчирә бит ул чакта ире уллары өчен борчыла, булачак киленгә ярарга тырыша дип кенә юрады… Ә хәлләр тирәндәрәк булган икән!
Кухняга тәмле аш исе таралды. Гөлчирәнең хәтеренә әнисе килде. Әнисе дә шулай сабыр иде шул! Сугыштан кайткач та, авылның көн дә бер хатыны белән гыйшык-мыйшык уйнаган Фәйзулланы балалар хакына гел гафу итә килде. Әле бер хатында, әле икенчесендә йөреп, картаймыш көнендә беркемгә кирәксез булып калган Фәйзулла үлем хастасы килеп эләккәч, Мәстурага кайтып егылды. Гөлчирә әнисенең бу чактагы сабырлыкларына бераз аптырап, бераз сәерсенеп тә калган иде. Менә бит, аның язмышына да нинди хыянәт язган булган. Ничекләр генә түзде икән әнисе ул чакта! “И раббем, сабырлык бир!”- дип, хатын ашын сүндереп куйды. Йокы бүлмәсенең ишеге ачылды. Ишек төбендә “Инде нишлибез хәзер?” дигәндәй,аптыраулы караш ташлап ире басып тора иде.
-Гөлчирә!…Ир әйтәсе сүз йомгагының очын таба алмый газапланды. — Мин…без…ни….бик…гаепле бугай синең алда…әллә ничек кенә килеп чыкты….бу хәл…Газизҗан кухняга хатыны янына керде.
-Уйламаганда… мин исергәнмен кичә… мунчаны аның белән кермәдем мин… мин чыккан идем инде… Фирүзә килгәндә, чәй эчә идем… ул да утырды. Аның сумкасында шампан шәрабе булган… Шуны ачтык… дипломын юдык. Өстәл янында утырганны хәтерлим мин… Фирүзә ниндидер елан мәхәббәте турында сөйләгәнне дә хәтерлим… ә менә бергә ятып…йоклаганны..хет үтер мине -хәтерләмим.
Ирнең авызы кипте…теле аңкавына ябышкан төсле булды.
— Чәй ясап бир әле, зинһар, эчем яна…
Гөлчирә, әйтерсең лә, берни булмаган, иренә хуш исле чәй агызып бирде. Әллә соң иреннән бу хыянәтнең бар ачысын үзеннән сөйләтергә теләдеме — хатын үзе дә аңламады.
— Нинди елан мәхәббәте инде ул тагын?Безнең бүлмәдә ятучы еланныкымы?
— Юк, бер елан хикәяте шунда… Минем колак төбендә әле дә ысылдап тора бугай ул елан… Фирүзә сөйләгән елан!
— Минем вакытым күп бүген… Әйдә соң сөйлә… икесен дә-теге еланны да… Фирүзәнең минем йокы күлмәген киеп, синең янда ничек йоклавын да… Гөлчирә иренә урындык төртеп куйды. Утыр, янәсе! Я китеп аварсың елан агуыннан…
-Газизҗан абый, мин диплом алдым, шуны юыйк инде, — диде ул… Шампанын мин ачып бирдем. Күрше звонок бирде шул чакта, чыктым…балта сорап кергән. Мин әйләнеп кергәч, Фирүзә салып куйган бокалларны күтәрдек… Элек бер егет булган икән… Әнисе белән генә торган. Бер төнне йокларга яткач….карый. Ай яктысында моның тәрәзәсеннән елан карап тора. Егет иртән хәле бетеп уяна. Көне буе кырда эшли бу, үзе теге елан турында уйлый. Әнисенә берни дә әйтми. Кич җитә. Бераз яткач та, тагын тәрәзәгә күзе төшә. Кап-кара күзле яшел елан моңа тәрәзәдән карап тора икән. Егеткә салкынча булып китә. Төнлә бөтен тәне салкынлыктан өшеп уяна моның. Иртән торса,егет мендәрендә бормаланып киткән елан эзе күрә, курка…. Әйтми беркемгә…
Атна уза… Егетнең хәле беткәннән-бетә бара… Инде кырга чыга алмаслык хәле беткәч кенә, серне әнисенә чишә. Бу кичне әнисе дә йокламый… Улын күзәтеп ята…төнге унике җитә. Егет кычкырып ук җибәрә: “Куеныма керде, әни, куенымда елан!”- дип. Әнисе лампа кабыза. Өйдә берни дә юк, тик улы җан тәслим кыла. Иртәгесен егетне җирлиләр. Шундый таза егетнең ай да тулмый кинәт үлеп китүенә халык аптырый. Икенче көнне әнисе улының каберенә килә, дога укып кайтырга дип. Караса,улының кабере өстенә куелган зур таш өстендә яшел елан ята. Үлгән. “Улымны шушы юха елан үтергән икән”, — дип, ана зират читендә учак кабызып ,еланны шунда – учакка ата.
-Я, шулай беттеме елан тарихы? — диде Гөлчирә.
-Менә шул сөйләгәннәр истә… урынга ятканны хәтерләмим, ант хәтерләмим. Ышанасыңмы син миңа, юкмы?
— Бик ышанасым килә дә..мин кайтканда бик уралып яткан идегез бит… Фирүзә атлы елан белән… Үз күзләрем белән күрмәсәм бер хәер иде…Гөлчирәнең күзләренә яшьләр тыгылды.
— Төнлә төш күрдем кебек мин… “ЫСС, мин дә шул елан кызы кебек сине, сине яратам…ыссссссс”, дип кемдер буды муеннан…
— Әйдә хәтерең тишек булгач, еланның үзеннән сорыйк, ул ничек безнең урынга эләккәнен? Ире каршы килмәде. Иңгә-иң куеп, яратып яшәгән хатыны алдында аның гаепсез булуын күрсәтәсе килде. Йокы бүлмәсенең ишеген Гөлчирә ачты. Бая гына иренә уралып яткан Фирүзәдән җилләр искән иде!
(дәвамы бар)
Гульнур Айзетуллова