«Рәмил абый! Ә син голубоймыни? –дип ярып салды»

Минем энекәшем бар. Бәләкәч кенә әле. Бервакыт качышлы уйнаганда ярты сәгать эзләдем үзен. Ә ул ишек төбендәге әтинең киез итеге артында басып торган. Шундый бәләкәч кенә инде ул. И ярата идем үзен! Теле ачылганчы… Кем белгән аның уймак кадәрле генә авызында шулкадәр озы-ы-ы-ын тел ятканын?! Аның шул теле аркасында артымнан йөргән егетләр сафы көннән-көн сирәгәя.

Бер көн Илдар килгән иде. Миңа ошарга тырышам дип, энем белән уйнамакчы булды, сөйләндерә башлады.

Ә идәндә песи йоклап ята. Энем теге песинең әле бер ягына чыгып чүгәли, әле икенче ягына. Үзе туктаусыз Илдарга карап сөйләнә.

-Бу песинең үзе юк. Бу песинең үзе юк…

Бәй Илдар аптырады инде.

-Ничек инде үзе юк? Менә бит үзе ята.

Ә энемнең үз туксаны туксан.

-Бу песинең үзе юк!

-Ничек инде юк? Менә бит соң үзе!

Ә энем һаман үзенекен тукый.

-Юк, бу песинең үзе дә юк, колагы да юк.

Кайдан белсен Илдар аның сүз башындагы “к” хәрефен әйтә алмаганын?! Ә песиебезнең чыннан да колагы юк, күселәр белән сугышып ерткан иде. Аннары йоклап яткан песинең күзе дә “булмый” инде…

Китте Илдар. Энең башымны катыра ди.

Аннан соң Рәмил килгән иде. Ыспай итеп матур зәңгәрсу күлмәк киеп алган, туалет суы сипкән!.. Үзе елмайган була, миңа күз кыса. Менә нәкъ шул чакта койма астыннан “пылт” итеп энемә килеп чыгарга кирәк иде бит! Муены каерылганчы үрелеп Рәмилгә карап торды да, бер күзен кыса төшеп:

-Рәмил абый! Ә син голубоймыни? –дип ярып салды.

Тешсез авыз эчендә беләк буе тел тыныч кына ята алмыйдыр инде ул! Шуннан соң күренгәне юк егетнең.

Ә кичә… Кичә күрше Алмаз армиядән кайтып төште! ВДВда хезмәт иткән. Күрсәгез сез аны! Озын буй, киң күкрәк, зәңгәр беретны кырын салган баш югары күтәрелгән, түш тулы значоклар, чуклар… Урам буйлап җай гына горур кыяфәттә кайтып килә. Һәр капка алдында туктап әби-чәби, карт-коры белән исәнләшә. Безнең янга да килде. Танавыннан аккан маңкасын да сөртергә онытып энем тагын тегеңә текәлде. Өстән-аска, астан-өскә күзен йөгертеп күзәтә дә күзәтә. Тик озакка бармады тынлык.

-Алмаз абый, син армиядә булдыңмыни?- ди.

Күрше егетенең башы тагын да өскәрәк менеп китте. Күкрәген киерә төшеп, беретын җайлап:

— Әйе, — дигән булды.

Энем күзләрен челт-мелт йомып алды да:

-Ә солдатларны күрдеңме соң? — дип сорап куйды.

Эх, җәмәгать, утырып кына калырмын инде мин мондый энекәш белән!

Бәйле