Гүзәл Уразова шатлыклы хәбәр җиткерә

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова үз исемендәге вокал мәктәбе ачылачагы турында хәбәр итте.

«Без Гүзәл Уразова исемендәге вокал мәктәбе ачабыз! Тәвәкәлләп, җитди эшкә алынабыз. Яшь талантларга зур сәхнәгә юл ачуны, аларга эстрадада үз урыннарын табарга ярдәм итүне максат итеп куябыз. Сезнең арада сәхнә турында хыялланучылар шактый, хыялларны чынга ашырыр чак җитте! Талантны яшереп ятып мәгънә юк, аны үстерергә, дөрес юнәлеш бирергә кирәк», дип яза Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова үзенең инстаграмында.

 

Мәгълүмат Гүзәл Уразова инстаграмыннан

Бәйле