Татарстанда юл һәлакәте нәтиҗәсендә 16 яшьлек үсмернең гомере өзелгән

-- Alfia

Татарстанда 16 яшьлек үсмернең юл һәлакәтендә гомере өзелгән, ике пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Авария 17 февраль төнге өчләр тирәсендә Түбән Кама – Чистай трассасында булган. Машина йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утырган 16 яшьлек үсмер, идарәсен югалтып, металл киртәгә килеп бәрелгән, шуннан соң автомобиль кюветка төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.

Яшүсмер шунда ук үлгән. «Лада» автомобиленең төрле тән җәрәхәтләре алган тагын ике пассажирын (17 һәм 19 яшьлек егетләр) хастаханәгә озатканнар.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле