«Егетне машина багажнигы өстенә салганнар һәм шәһәр буйлап йөрткәннәр…»

-- Alina

Яшьләр арасында “хайп” яисә пиар ясау модага керде. Тик халыкның һушын алырлык берәр гамәл кылып ташлауга барысы да акыл белән якын килми шул. Октябрьский шәһәрендәге бер төркем яшьләрнең идеясен дә, әнә, шундыйлар рәтенә кертергә кирәктер.

Егетләр, бер иптәшләрен скотч белән урап, машинаның багажнигы өстенә салганнар һәм шәһәр буйлап йөрткәннәр. Алар өчен иң кызыгы — моны видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштыру булгандыр, мөгаен.

Әлбәттә, видеоны караучылар канәгатьсезлек белдергән. Үзе хәвефле, үзе тозсыз бу күренеш кемгә ошасын инде!

 

Мәгълүмат Кызыл Таң

Бәйле