Татарстанда апрель ае һава торышы көтелә

-- Alfia

Якын көннәрдә Татарстанда тирән атлантик циклон билгели торган җылы апрель һава торышы көтелә. Шул турыда КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әйтте. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әгәр бу вакыт өчен тәүлеклек уртача температура минус 9-10 градус булса, бу атнада ул уртача плюс 2 градус булачак. Бу нормадан 10-12 градуска югары. Бик җылы була. Мондый һава торышы апрель башына хас», — диде Переведенцев.

Татарстанның Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, бүген, 19 февральдә, 0… +3 градуска кадәр аномаль җылы һава торышы көтелә. Шулай ук юеш кар һәм яңгыр, төнлә көчле җил, урыны белән буран һәм бозлавык фаразлана, җил көчәйгәндә 16 метрга кадәр җитәчәк.

20 февральдә төнлә бераз кар явачак, һава температурасы -3…+2, тәүлекнең көндезге вакытында -1…+4 градус була.

21 февральдә явым — төшемсез һава торышы көтелә. Температура төнлә -4…+1, көндез -2…+3 градус күзәтелә.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле