«Үзем тудырдым, үзем…»

-- Alina

Благовещен районында яшәүче 37 яшьлеке хатын суд каршына басты. Хатын спиртлы эчемлекләр белән мавыккан һәм баласын тиешенчә тәрбияләмәгән.

2018 елның декабрендә ул 13 яшьлек улына телевизорны сүндермәгән өчен утын пүләне белән суккан. Шул ук елның мартында ул үсмерне мәктәптә булган проблемалары өчен аяк киеме белән кыйнаган. Былтыр июньдә малай әнисенең кулыннан телефонын тартып алырга уйлаган өчен дә хатын аны бик нык кыйнаган. Нәтиҗәдә, үсмернең баш мие селкенгән.

Суд барышында хатын үз гаебен таныган. Аңа 320 сәгать мәҗбүри эшләтү җәзасы бирелгән.

 

Мәгълүмат Кызыл Таң

Бәйле