Татарстанда туганда алыштырылган балалар 47 елдан соң табышкан

-- Alina

Әлки районының Базарлы Матак бала тудыру йортында алыштырылган балалар язмышы бөтен республиканы тетрәндерде. Ангелина Белова һәм Гөлфинә Грязнова башка гаиләдә тәрбияләнеп үсүләрен 47 ел узгач, федераль каналдагы тапшыруга килгәч кенә белә.

Гөлфинәне әнисе Наилә өйдә таба. Аннан соң яшь әни белән сабыйны тракторга утыртып Базарлы Матактагы балалар йортына алып киләләр. Шул вакытта балаларны акушер алыштырган булса кирәк.

ДНК-тест ясату уе Гөлфинәнең апасы Фәния Гатинаның башына килә.
– Гөлфинә чәч төсе һәм кан группасы белән бөтенебездән аерылып тора. Безнең гаиләдә барыбыз да сары чәчлеләр, ә Гөлфинә – кара, – ди ул, тапшыруга килгәч.
Ләкин сеңлесе бервакытта да шикләнмәвен әйтә.

– Белмим, мондый уй апаның башына каян килгәндер. Һич аңлый алмыйм. Минем бу турыда уйлаганым да булмады. Мине үз әнием үстерде, – диде аңа каршы Гөлфинә Грязнова.

Тапшыруга әтисе белән бергә килгән (әнисе вафат булган) Ангелина Белова да ахырга кадәр:

– Мин әниемә охшаганмын. Әтиемне дә, туганнарымны да бик яратам. Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, әлбәттә, – дип барды.

Кызганыч, Фәния Гатинаның шикләре дөрес булып чыга. ДНК-тест кызларны үз әти-әниләре үстермәвен күрсәтә.

Тапшырудан соң бу ике гаиләнең язмышын белергә теләп, иң элек Фәния Гатинага шалтыраттык. Ләкин ул бу хакта сөйләшергә теләмәвен әйтте.

– Бу вакыйганы барыбыз да бик авыр кичерәбез. Аеруча әни белән сеңлебезгә авыр, – диде ул.

Сеңлегез белән аралашасызмы? – дип сорадык.
– Аралашабыз, әлбәттә, әмма сирәк. Мин бит Казанда, ә ул Лаеш районында яши, – диде Фәния ханым.

Шуннан соң без Әлки районының Иске Тахтала авылында яшәүче Ангелина Белова белән элемтәгә керде. Хәле бик авыр булса да, ул безнең белән сөйләшергә көч тапты.

– Хәлем бик авыр. Җаным сызлый… – диде ул, үзебез белән таныштыргач. – Берни эшлисе килми. Үземә дә, әтигә дә бик авыр… Мәскәүдән кайткач ике көн урыннан да тормадым. Кулымнан эш китте, тормышымның яме бетте.

Тапшырудан кайткач, Ангелина Белова белән әтисенә хәтта “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга да туры килгә.

– Үземә дә, әтигә дә табиблар ярдәме кирәк булды. Икебезнең дә кан басымы күтәрелде. Моңа кадәр минем бер тапкыр да кан басымына зарланганым юк иде.
Шуннан соң тапшыруга ничек чакырулары, Мәскәүгә ничек барулары турында сөйләде.
– Тапшыруда эшләүчеләр безне кем ашадыр табып шалтыратты. “Тапшыруда 4 гаилә була. ДНК анализы тапшырып, шуларга ярдәм итәргә генә кирәк”, – диделәр. Мин башта каты тордым. “Ирем белән киңәшләшмичә берни дә эшләмим”, – дидем. Ул эштән кайткач, мине күндерде. “Кешеләргә ярдәм итәргә кирәк булгач, барыйк”, – диде. Икенче көнне үк, кисәтми-нитми генә анализ алырга да килеп җиттеләр. Бик буранлы көн иде… Бик теләмәсәм дә, риза булдым. Ул вакытта нәтиҗәсе бу кадәр үк булыр дип башыма да китермәдем. Ирем дә: “Борчылма, син әниеңә охшагансың бит. Башка кешеләрне алыштырганнардыр”, – дип тынычландырды. Мәскәүгә бару-кайту барысы да бушлай булды. Ике көн шәһәр карап йөрерсез, диделәр. Ике көн берни дә уйламыйча башкала карап йөрдек. Аннан соң такси белән телевидениегә алып киттеләр, – диде ул.

Ангелина ханыма, чыннан да, бик авыр. Безнең белән дә елый-елый сөйләште.

– Нәрсә дип әйтергә дә белмим инде. Болай буласын белсәм, тапшыруга бармый да идем. Әтигә шуның кадәр хәсрәт китермәгән була идем. Дөреслек кирәкми миңа. 47 ел берни белмичә яшәдек бит әле. Алга таба да шулай яшәр идек. Нигә кирәк иде бу? Барысы да ничек бар, шулай калсын иде. Бик кызганыч… Гомер буе “әти” “әни” дип йөрткән иң якын кешеләрем үземнекеләр булмасын инде…

Аның әйтүенчә, алар Гөлфинә белән телефоннан сөйләшеп торалар. “Сезне тудырган әниегез белән аралашып торачаксызмы? Киләчәктә аның белән нинди мөнәсәбәттә булачаксыз?” – дигән соравыбызга: “Әлегә берни дә уйлыйм алмыйм..”– дип җаваплады.

Мәскәүдән кайткач, Гөлфинә гаиләсе белән туганнарына да килеп киткән.
– Барысы да бертуганымның өенә җыелдылар. Әти янына да, әни янына зиратка да барганнар. Мин барырлык хәлдә түгел идем… Без биш бертуган үстек. Мине барысы да ярата. Хәзер дә гел бергә без. Ирем дә гел янымда. Әлегә өйдәге бөтен эш аның кулында. Бу хәлләр барыбызның да тормышын айкады. Балалар да борчыла. Олысы Санкт-Петербургта эштә иде. Кайтам, ди. Кайтартмадым әлегә, – ди Ангелина Белова.

Балалар алыштырылган Базарлы Матак бала тудыру йорты күптән юк инде. Гаепле кешеләр дә исәндерме-юктырмы? Ләкин шулай да Ангелина Белова судка гариза язарган карар кылган.

 

Зөһрә Садыйкова

 

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Бәйле