Татарстан синоптиклары һава шартлары бозылу хакында кисәтә

-- Alfia

Иртәгә, 20 февральдә, төнлә һәм иртән Татарстан буенча, шул исәптән Казанны да кертеп, томан төшәчәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш, кайбер урыннарда республика юлларында көчле бозлавык барлыкка килә, дип җиткерә синоптиклар.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, пәнҗешәмбе көнне Татарстанда «көньяк-көнбатыштан килә торган антициклон йогынтысы» тарала башлаячак. Шул ук вакытта һава температурасы аномаль югары булып кала.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев Татарстанда бу атнада апрель ае һава торышын вәгъдә иткән иде.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле