Рамил Шәмсетдиновны янә Читага озаталар

-- Alina

Байкал аръягы краендагы хәрби частьта хезмәттәшләренә аткан Рамил Шәмсетдиновка психологик-психиатрик экспертиза тәмамланган.

«Мин адвокатлар белән шалтыратып сөйләштем, алар экспертизаның тәмамлануын белдерде. Рамилне хәзер Бутыркага – Мәскәүдәге икенче СИЗОга күчергәннәр. Аннан Читага алып китәчәкләр. Экспертиза нәтиҗәләре мартта гына билгеле булыр дип көтелә», – дигән ул.

Килеп туган хәлнең беренче көннәреннән үк солдатны яклау өчен акча күчерүчеләр күп булды. Аның әтисе адвокатларга бер миллион сум күчерүе хакында да хәбәр итә.

«Элек ярты миллион сум бирдем. Бу сумма юристларга өч айга җитте. Бүген тагын ярты миллион сум җибәрдем. Ул юристларга очрашулар, җинаять эше алып бару белән бәйле чыгымнарга тотынылачак», — ди ул.

Адвокатлар үзләренең эшчәнлеге өчен гонорардан баш тарткан. Акча авиабилетлар алу, яшәү һәм туклану өчен тәгаенләнгән.

 

Мәгълүмат Кызыл Таң

Бәйле