Чаллыда мәктәптән бер кызны алып китәргә теләгән ирне эзлиләр

-- Alfia

Чаллыда полицейскийлар, кәнфит тәкъдим итеп, мәктәп ишегалдыннан бер кызны алып китәргә теләгән ир-атны эзли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Автокала полициясеннән хәбәр иттеләр.

Беренче сыйныфта укучы кызның әнисе социаль челтәрләрдә 17 февральдә көн урталарында 46нчы мәктәп ишегалдында бер ир-атның аның кызы янына килүе хакында язып чыкты. Ул балага кәнфит биргән һәм үз өенә чакырган. Кыз таныш түгел кешегә ияреп китмәгән, мәктәпкә таба йөгергән һәм әнисен көтеп алып, аңа барысын да сөйләп биргән. Хатын-кыз әлеге хәл турында шунда ук полициягә хәбәр иткән.

«Шунысы әйбәт: кызым мондый очракта нәрсә эшләргә кирәклеген яхшы белә. Үз балаларыгызга да әйтегез, сак булсыннар!» — дип язган ул социаль челтәрләрдә.

Интернетта дөнья күргән мәгълүматларга караганда, ир-ат 30-35 яшьләрдә, буе 180 сантиметр тирәсе, тән төзелеше уртача, коңгырт кыска чәчле. Кызыл төстәге капюшонсыз куртка, кара джинс чалбар кигән. Чигә янында сул күзе астында миңе бар.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле