Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

-- Alfia

21 февраль Татарстан территориясендә аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә урыны белән томан төшәчәк. Кайбер урыннарда, Казанны да кертеп, көчле бозлавык барлыкка килә, дип кисәтә синоптиклар.

Шул ук вакытта явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил.

Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 0дән +3 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий