Чишенеп… ярдәм иткән

-- Alina

Бай йолдызлар — модельләр, актерлар, рәссамнар, эшкуарлар хәйрия акцияләрендә еш катнаша.

Әйтик, актер кинода төшкән өчен — эш хакын, рәссам картинасын сатканнан кергән сумманы хәйриячелеккә күчерергә мөмкин. Һәм алар шулай итәләр дә.

Ә менә Американың 51 яшьлек популяр моделе Донна  Д’Эррико мохтаҗ кешеләргә, мохтаҗ оешмаларга ярдәм итүнең үз юлын тапкан. Чибәр ханым йолдызлар хәйриячелек максатыннан катнаша торган фотосессиядә – Painted  Princess Project проектында катнашкан. Аның ние бар дисезме? Эш шунда – Донна анадан тума чишенгән һәм зифа буй-сынын кып-кызыл буяу белән манчыган. Шушы рәвештә модель кара фонда фотога төшкән. Съемканың авторы – Америка фоторәссамы Ник Саглимбени.

Актрисаның фотолары сурәтләнгән постерларны проект сайтында күреп була. Ә сатудан кергән акчаны дөнья буенча кешеләр белән сәүдә итүгә каршы көрәш алып баручы оешма ихтыяҗларына юллаячаклар.

 

 

Мәгълүмат Өмет газетасы

Бәйле