«Аз гына тыңламаса да карабодайга тезләндергән…»

-- Alina

Омск район судында Алина Юмашевага һәм аның өйдәше Сергей Казаковка хөкем карары чыгарылды. Исегезгә төшерәбез: бу вакыйга май аенда ук булды. 8 яшьлек Пашаны әти-әнисе нык җәфалап тоткан. Аз гына тыңламаса да карабодайга тезләндергән.

Бала, бу йорттан качып, күршеләренә хәлне сөйләп бирә. Малайның тезләре тоташ канга каткан була. Соңрак тикшерү барышында бу хәлнең системалы рәвештә кулланылуы ачыклана. Баланы сәгать буе, хәтта төн буе шулай калдырганнар. Шул ук вакытта Паша үзе мондый көннәрдә аны ач тотуларын, тәүлегенә бер стакан су эчәргә рөхсәт итеп, туңдыруларын сөйли. Мондый газаплар нәтиҗәсендә ярма тирегә кереп бүрткән, табиблар аны хирургия ысулы белән генә ала алган.

Бу гамәд өчен баланың үги әтисен — 4,5 елга, әнисен 1,5 елга төрмәгә озатканнар.

 

Мәгълүмат Кызыл Таң

Бәйле