- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Чаллыда бассейнда хлор белән агуланган алты яшүсмерне хастаханәгә салганнар. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы хәбәр итте.
22 февраль кич, Боровецкий урманы ял базасыннан 9 олы һәм 9 яшүсмернең үзләрен начар хис итүләре турында хәбәр килә. Барысы да күңел болгану, ютәлләү һәм күз кызаруга зарланган.
Нәтиҗәдә, хастаханәгә 6 яшүсмерне салганнар. Калган зыян күрүчеләрне табиблар урында караган. Аларны хастаханәгә яткыру таләп ителмәгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, агулану бассейнны зарарсызландыру матдәсе аркасында барлыкка килгән.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar