Машинасы белән ат көтүе өстенә килеп керә… Комага китә… [фото]

-- Alina

Туймазы районының Әгертамак авылы янында машина йөртүче бу вакытта юл аша чыгып барган ат көтүенә бәрелә. Бу хакта социаль челтәрләрдә юл-транспорт һәлакәтендә катнашучылар сөйләгән.

Аларның сүзләренә караганда, зыян күрүчеләргә ашыгыч ярдәм чакыртылган. Гомумән, бу юлда шушындый юл һәлакәтләре сирәк очрак түгел икән. Шулай ук, бу юлда кисәтү билгесе урнаштырылмаган, ул куелса, машина йөртүчеләр саграк булыр иде.

Машина йөртүчегә беренче ярдәм күрсәтелсә дә, ул комада. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул һәлак булган.

 

 

Мәгълүмат Кызыл Таң

Бәйле