“Бу закон күп гаиләләрнең проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәчәк”

-- Alfia

Русия Президенты Владимир Путинның “Демография” гомумдәүләт проектына ярашлы гамәлгә ашырылучы чараларның бер өлеше балалар тәрбияләүче гаиләләр мәнфәгатьләрен кайгырта.

Дәүләт Думасы өченче укуда ана капиталын куллану турындагы закон проектын кабул итте. “Бердәм Русия” партиясе җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Исаев законның авторы тулысынча Русия Президенты Владимир Путин булды, дип белдергән.

Ана капиталын булдыручы да ил башлыгы үзе булды. “Бу закон күп гаиләләрнең проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәчәк”, — дип белдергән депутат.

“Бердәм Русия” партиясенең Башкортстандагы “Ныклы гаилә” проектының координаторы Лилия Гомәрова әйтүенчә, Башкортстанда 319 510 ана капиталы сертификаты тапшырылган. Күбесе аны торак шартларын яхшырту өчен куллана. Саннар теле белән әйткәндә, 262 мең гаилә (82 процент) бала акчасын шушы максатларга юнәлткән. 14 меңе балаларын укытуга тотынган.

Ел башыннан республикада 4,5 мең бала дөньяга килгән. Ул 2019 елгы күрсәткечләр белән тигез. Әмма быел шунысы бар: ана капиталын гаиләдә беренче бала туган очракта да бирәчәкләр. Беренче бала акчасы – 466 617 сум, икенче балага ул 616 617 сум тәшкил итәчәк һәм бу программа 2026 елның 31 декабренә кадәр озайтыла. Бала акчасы тәрбиягә бала алган, баланы әтисе ялгыз тәрбияләгән очракта да биреләчәк.

Бу чаралар Русия Президенты Владимир Путинның “Демография” гомумдәүләт проектына ярашлы гамәлгә ашырыла.

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле