Башкортстанда коточкыч юл һәлакәте нәтиҗәсендә әти-әнисез калган баланың гомере өзелә

-- Alfia

18 февральдә  Башкортстанның Кырмыскалы районы Бозаяз авылы борылышында (Уфа – Ырынбур трассасы) туктап торган DAF  зур йөк машинасына (фура)  Volkswagen Polo автомобиле барып керә.

Җиңел машина эчендә бикләнеп калган 3 пассажирны коткаручылар гына чыгара алган.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ир белән хатын шунда ук җан биргәннәр. Мәгълүмат чаралары 2009 елгы баланы төрле тән җәрәхәтләре белән ашыгыч ярдәм Авыргазы үзәк район  дәваханәсенә алып китүен  хәбәр иткән иде.
Шул вакыттан алып 10 яшьлек бала гомере өчен табиблар көрәш алып барды. Кызганычка каршы, 24 февраль күңелсез хәбәр чыкты: авариядә каты җәрәхәтләр алган кыз бала үлгән.

 

Мәгълүмат: omet-rb.rbsmi.ru

Бәйле