«Булган хәлләрдә үзем генә гаепледер! Яраббем, гөнаһларымны ничек кичерим?»

-Каяле, күрше, өстеңне салып, түргә уз! Сөйлә, ни булды? Бер ике-өч көн бар инде, Хәтирә акылга җиңеләйгәнгә. Кичә дә буран дулаганда, урамга ялангач чыгып, безнең якка таяк болгап торды. Миннән кача, Бәриягә әйттем, ул кереп, мичләрегезне кабызып, яткырып чыкты үзен. Бүген күзгә-башка күренмәде үзе. Тагын ни булган?
-Мине дә танымый әни. Кемдер куа ди, өйгә кермичә аптыратты. Өй эчен танырлык түгел, бөтен нәрсәне туздырган. “Алып кайтыйк”, — дип иремә шалтыраткан идем, Илдан риза булмады. Энем Фидан да кайта алмыйм гына диде. Аптыраган, әнине кая илтим инде, Сатирә апа? Соң монда калдырып китсәм, катып үлә бит ул берүзе! Сезгә аптыраганга кердем инде, әллә мәйтәм иртәгә кадәр генә сезгә кертеп булмасмы икән әнине димен, сез каршы килмәсәгез инде?!
— Белмим дә инде, Җәннәт балам, керер микән ул безгә, гомерлек дошман күрде бит ул мине?
Шул вакыт Фәрид тамагын кырды да, ике сөйләргә урын калдырмыйча:
-Хәзер үзем керәм дә алып чыгам Хәтирә апаны. Күршедә торып катып үлсә, әтинең рухы рәнҗеп ятар миңа. Все, ике сөйләмибез. Җәннәт белән Фәрид Хәтирәләргә кереп киттеләр. Хатын бераз тынычланган, тик кадакланган сыман һаман тәрәзәгә карап утыруында булды.
— Әни, менә улың Фидан (Фәрид үзен шулай дип әйтергә кушты) алырга кайтты, әйдә киен әле, мин озатышам, — диде Җәннәт. Хәтирә карышмый гына киенде дә, Фәрид белән Гөлҗәннәткә ияреп, Сатирәләргә керде. Күршесе кергәнче, үзе йоклый торган бүлмәгә урын җәйгән Сатирә, керүчеләрне ишек ачып каршылады.
-Кичкә каршы, үзең дә әниең янында бездә кунып кит соң, Җәннәт! — диде ул, икеләнергә урын калдырмыйча. Җәннәт Илданга шалтыратып, авылда кунарга калуын әйтте. Ничә еллар сүз алышмаган ике күрше — Сатирә белән Гөлҗәннәт төне буе сөйләшеп чыктылар. Күрше апасы әтисе Фатих белән төшкән бердәнбер фотоны стенкасында әле дә саклый икән-алып күрсәтте. Фронттан язган берничә хатында улы Фәрид турында сорашкан. «Кайткач та, бөтен авыл көнләшерлек итеп яшәрбез, Сатирәм” — дип язган булган. Әтисенең төзек хәрефләр белән язган, дары, төтен, тәмәке исе сеңгән саргаеп беткән хатларын күргәч, ирексездән елады да елады Җәннәт. Сатирә апасы бик яраткан икән бит аның әтисен, әйтәм аны башка тормышка чыкмады. Ә әнисе Сатирә апасы кадәр яраттымы икән Фатих әтисен? Юктыр, мөгаен!
Таң атты. Өйгә төче коймак исе таралды. Кухнядан инде әллә кайчан торган, берничә таба коймак пешерергә өлгергән Сатирә тавышы ишетелде:
— Мәктәбеңә киткәнче,чәй эчеп кит әйдә! Әниең өчен кайгырма, кайчан җаең чыгар, шунда килеп алырсыз, бездә торып торыр, — диде ул.
Гөлҗәннәт шулкадәр олы йөрәкле хатынга ни дип җавап кайтарырга да белмәде… Монда үз улы, кияве баш тартканда, көндәшен үз караватында йоклаткан күрше Сатирә апасыннан да әйбәтрәк хатын авылда юктыр сыман тоелды аңа.
Ул чакта Хәтирә көндәшендә атна артык яшәде. Улы Фидан төрле сәбәпләр табып, кайтып күренмәде, ә Җәннәткә ире ризалык бирми аптыратты. Карчыкның урамда ялангач чабып йөрүләре эзсез узмаган иде, үпкәләренә салкын тидергән. Җәннәт, шәһәрдәге табиблар белән сөйләшеп, әнисен хастаханәгә урнаштырды. Үзе һәр көнне мәктәптән соң, әнисен күреп чыга, хәле азрак кына үзгәрүгә дә сөенә. Карчык бер ай ятты. Йөткерүләре бетмәсә дә, аңы яхшыра төште, кызын, оныкларын танырлык булды. Инде иртәгә чыгарырга тиешле көнне, Гөлҗәннәт кабат иренә сүз кузгатты:
— Илдан җаным, әнине үзебезгә алый кайтыйк инде, тагын авылга кайтарып куйсак, кешедән оят бит! “Өч катлы өйләренә авыру аналары сыймаган” диячәкләр, сине дә бөтен район белә, миңа да укучыларым алдында уңайсыз. Илданның йөзенә ризасызлык галәмәте чыкса да, теш арасыннан кысылып, сытылып, күңелне җылытырдай сүз чыкты:
-Ярар. Тик минем күземә күренеп йөрмәсен, әнә өске каттагы склад бүлмәсен арчы да, шунда урнаштыр! — диде. Гөлҗәннәт каршы җавап кайтармады. Склад бүлмәсе кечкенәсен кечкенә инде, анда бер карават кына сыя, тәрәзәсе сыерчык оясы тишеге кадәр генә! Монысына да бик шатланды Җәннәт. Илдан өйдә юк чагында бераз һавага — залга алып чыгар, яктылык күрсәтер анысы әнисенә. Тик өйдә генә булсын! Әнисен алып кайтырга таксига шалтыратып, инде өйдән чыгып китәм дип торганда, ишектә кыңгырау чыңлады. Кем булыр икән?
Ишек төбендә Сария басып тора иде.
-Ник килдең?(Ну шушы ,телдән китмәс сүзләр, гел авыздан чыга да тора!)
-Илдан өйдәме?
-Өйдә булса, нигә ул сиңа?
-Сиңа отчет бирергә килмәдем, Илданны чакыр бар! Җәннәт ни дияргә дә белмәде. Ире Инсафны күмгәннән бирле Сария белән күзгә-күз болай очрашканнары булмаган иде әле. Ирне чакырырга булды.
Илдан белән Сариянең кызып-кызып сөйләшүеннән, алар өчен уртак ниндидер проблема барын аңлады Җәннәт. Такси килде. Җәннәт ире белән көндәше арасыннан узып барганда гына, Сариянең:
-Шыр дивана тещаң белән себеркеңә вакытың бар, ә үз кызыңның язмышы кыл өстендә, уйламыйсың, алла каргаган адәм син, Илдан! — дигән сүзләрен ишетте. Гөлҗәннәт юл буе уйланып барды. Илданның төпчек кызы наркотик белән эләккән мәллә? Төнге клубларга йөрергә бик ярата шул! Беркайда эшләми генә, әтисе җилкәсен кимереп ята ул кыз, әзергә бәзер, Илдан квартира алып бирде, йөргән егете наркоман дигәннәр иде шул…тартты, батырды бугай кызны да…Гөлҗәннәт Илданның төпчек кызы Илүсәне кызганып куйды, хатынга иң яхшы карашлы бала булды ул, югыйсә.
Әнисе хастаханәдән чыгып, Җәннәтләрдә яши башлауга ай артык узды. Хәтирә аягына басты. Кызы белән кияве өйдә юк чагында зур йортның бөтен бүлмәләрен карап чыга, кухняга төшеп ашый-эчә, тик кияве кайткач кына, кызы ашны өске катка менгезә. Шулай күпме яшәгән булырлар иде, Хәтирә өстендә тагын тынгысыз давыллар уйный башлады. “Ирләре сугыштан кайтып үлүче толларга хөкүмәт квартира, я йорт төзеп бирә икән” дигән хәбәр таралды. Кызы Гөлҗәннәт белән улы Фидан арасында тагын бәхәс купты.
-Квартираны Казаннан алабыз, пропискага минем олы малайны кертербез,-диде Фидан.
-Ә ник әле синең малай керергә тиеш анда, әнине мин карыйм бит,син түгел,-дип җаваплады Җәннәт тә.
-Сиңа авылдгы хан сараегыз гына җитмиме? — дип тарткалашты энесе.
-Ул сарайда безгә әллә урын булачак, әллә юк әле, — диде хатын. — Әнә йортка зур ремонт кузгата ирем, “Анаңны теләсәң кая куй, мин өске катка реконструкция ясыйм”, -ди бит!
-Әнине үземә алып киләм, квартираны да үземә яздырам, — дип тарткалашты энесе.
-Оятың бармы синең, Фидан, болай да ничә елдан бирле әнинең пенсиясен син алып барасың бит! — диде Җәннәт. Ачудан кулындагы кесә телефонын диванга ыргытты, әйтерсең лә бар начар хәбәрне җиткерүдә шул телефон гаепле иде!
“Нәрсә җитми бу энесенә? Ярты авыл сыярлык өйләре, кибетләре бар, дүртәүләшеп эшлиләр, ә акчага һаман туймыйлар! Йортларын җыештырып торучы хезмәтчеләренә түләргә китәме әни пенсиясе, кая куялар?” Җәннәтнең җен ачулары чыкты.
-Алла, алла гынам ла, — дип ачыргаланып кычкырган тавышка сискәнеп китте хатын. Залдан атылып чыкты, әнисе бугай!
-И аллам, нигә болай кадерсез иттең мине? — дип өзгәләнеп, аскы катта баскыч төбендә Хәтирә елый иде.
Гөлҗәннәт йөгереп диярлек баскычтан төшеп, идәндә яткан әнисен күтәреп торгызды.Карчыкның сул як бите шешеп чыккан.
-Егылдыңмы әллә , әни? Җәннәт әнисен кухняга алып керде.Суыткычтан боз кисәге алып, карчыкның шешеп киткән битенә куйды, әрнүе азрак булса да басылыр.Чәйнектән кайнар чәй агызып бирде. Хәтирәнең бите бик әрни иде булса кирәк:
— И ходаем, ник кенә болай газаплыйсың мине, ник кенә җаннарымны алмыйсың икән? — дип туктаусыз кабатлый. Карчык өске каттагы бәрдәфтән чыккач та, башы әйләнеп киткән. Баскыч буйлап аска төшә башлаган. Егылмаска стенага тотынып төшкән. Кулына нидер тотып өскә менеп килүче кияве төшеп килүче карчыкны күргән дә котырган:
-Ичмасам, дөмекмәдең дә, җен карчыгы, яңа обойны нишләттең инде дип битенә каты гына сугып җибәргән икән. Күп кирәкмени искән җилдән дә аварга торган карчыкка — шул сугудан кортка баскычтан аска тәгәрәгән. Гөлҗәннәт әнисенең күлмәген күтәреп караган иде-тәне чирканып китте -Хәтирәнең аркалары кара янып чыккан! Хатын йөгереп ире янына менде.
-Нинди начарлык эшләде әни сиңа, ник кыйныйсың аны? Оятсыз, ыштыр бит!Карт кешегә кул күтәрергә ничек йөрәгең җитте? Юкка гына качмаган синең Сарияң минем иремә, син аны да дөмбәсләп торгансыңдыр, мин генә кыйнатып тормадым сиңа, җир бит! — дип бар әрнүен иренә күчерде.
-Тамагың туйдымы, әнкә эт!Себерке! Рәтле хатын булсаң, миңа артмаган булыр идең син! Анаң бик кадерле икән, атлат аның йортына. Кызыл чемоданың сарайда тора. Сәләмәләрең төя дә, элдерт минем өйдән!-дип җикерде ир.
Ир белән хатынның арасы суына башлауга бер Хәтирә генә сәбәпче түгел лә! Гөлҗәннәт инде ничә айдан бирле сизенә: иренең сөяркәсе бар!
Илданның күлмәк –чалбарларын юарга тотынган саен шул хыянәт серләре күзенә чалына аның: я чалбар балаклары кушылган урыннар хатын-кызларның чәченә сиптергән ялтыравыклары белән бизәлгән була, я күлмәк якаларында калын кызыл иреннәрнең матур бизәкләре кайта. Әле яңа өйне төзеп кергәннәренә берничә ел гына, ә өйдә быел тагын капиталь ремонт кузгатты. Ремонт өчен кирәк-яракларны алырга барганда да хатынга сүз кушмады.
-Синең вкусың деревенщина, минем матур, заманча ремонт ясыйсым килә, -дип, кемгәдер шалтыратты да үзе генә чыгып китте. Гөлҗәннәт ялгызы гына китапханәгә йокларга күченде. Аш-су әзерли, аерым ашыйлар, аерым йоклый, мунчаны да аерым керә торган булып киттеләр.
Хан сарае кебек өйдә сүз алышыр кеше юк. Я алла, нинди тормыш инде бу?! Җәннәт әнисенә биреләчәк квартира артыннан йөри башлады. Әле бер документ, әле икенчесен юнәтте. Май башларында булырга тиеш диделәр.Әнисе белән бергә үзен дә пропискага кертергә булды.
Ремонт төгәлләнергә 1-2 көн вакыт калгандыр, Җәннәт мунча тәрәзәләре юып йөри иде.Кечкенә Рекс өрүенә мунча ишегеннән башын тыгып карады, ни күрсен, Илданы ак чәчләрен туздырган, очып торган җиңелчә кыска сап-сары күлмәкле бер кыз белән капкадан кереп килә. Ят кеше диптер, Рекс туктаусыз өрә дә өрә. Илдан гына:
-Рекс, я, хуҗабикәне шулай каршылыйлармы, ну-ка,бар ояңа!-дип Җәннәтнең өнен алды.Ничек мунча ишегеннән башын тыккан булса, шулай ук кире дә алды.
-Арысланым, мунчагызда кеше бармы әллә?
-Ә аны әйтәсеңме, өйләрне җыештырып торучы хатын килгәндер, — диде Илдан. Яшь бикәчне биленнән эләктереп йорт ихатасындагы баскычка күтәреп менде дә, өй ишеген ачып :
-Әйдә, Зара!Үз өеңә атлап кергән кебек уз!-диде.
Җәннәтнең йөрәге эшләүдән туктады сыман тоелды. “Ярабби, өй җыючы диме? Җир убылса, шунда төшеп китәр иде хатын. Ул бит…ул бит Илданның 15 ел торган хатыны! Әйтәм аны Гөлҗәннәтне 15елдан бирле йортка пропискага кертмәде, “Мин йортны малайга калдырачакмын.Ул бит инде аны синең кызлар белән бүлешә алмый, бигайбә”-диде дә, кабат сүз кузгатырлык итмәде. Менә ышан син ирләргә! Чү, туктале, нишләп мин урамнан кергән бер чәчтәпигә йорт бирим ди. Хәзер үк өйгә кереп куып чыгарырга кирәк! Уйларының җебен тартырга өлгермәде Җәннәт, мунчага дуылдап Илдан килеп керде. Мунча алдындагы өске шүрлектә торган кызыл чемоданны хатын алдына ыргытты:
— Менә миңа килгәндәге байлыгың. Аласың да минем өйдән чыгып китәсең. Йортка керергә, Зара белән талашырга уйлама да! Сугып үтерермен! Чүпрәк-чапракларыңны Зара киткәч кереп алырсың. Ул ремонт барышын гына карарга керде, китә 10 минуттан. Башың тыгасы булма! Ишеттеңме, анаң бүлмәсен пока бикләп куйдым.
Мунча чоланында рәхәтләнеп туйганчы елады Җәннәт. Кем гаепле? Бер-берсен өзелеп яраткан Сария белән Инсафны аерган өчен ходай тәгаләнең җәзасымы бу? Нәрсәгә кеше арасына, кеше өлешенә, бәхетенә кысылырга кирәк булган аңа? Ник акыл бирүчесе булмаган? Ә кем бирсен? Әнисеме? Соң бит күршесендә яшәгән матур, төзек гаиләне бәхетсез иткән Хәтирә кызына акыл бирә алган булыр идеме? Гомер буе Сатирәнең яманатын, булмаган гайбәтләрен саткан, Фәрид абыйсын күрә торып ятим иткән ич әнисе!
“И әни, әни!” дип үкседе дә үкседе Җәннәт. — Бөтен бәлаләр дә синнән башланадыр, күрәсең!
Үз баласын җил-яңгырдан, яман күзләрдән, ачы сүзләрдән һәр ана да саклый. Никләр генә мине тормышка аяк баскан чакта ялгышуларымнан араламадың, Әни?! Бу хәтле үк бәхетсез булмаган булыр идем! Я, нәрсәгә ирештем инде мин? Авылның бер дигән чибәр егетен үземнеке итәм имеш? Инсафны Сариясеннән аерып алам, имеш! Юк, юк менә хәзер Инсаф, суга төшкәндәй юк булды, беребезгә дә юк! Илданга килеп, ни кырдым инде? Ничә тапкыр йөккә узып та, уртак балабыз дөньяга аваз сала алмады, Сария күз яшьләре тоткандыр мине, шул, шул гына рәнҗегән, каргагандыр.”
Бакчадагы 3 алмагач шул туа алмый калган сабыйлары төсе ич! Балага узган саен, Илданы алмагач утыртты, алмагачлар исән, инде буй җибәреп киләләр, икесе чәчәк тә аткан әнә, ә сабыйлары?….Җәннәт тагын күз яшьләренә ирек бирде — алар бите буйлап ерганаклар ясап, актылар да актылар…
«Бала да таба алмаган хатын миңа нигә?” дип әйткәли торгач, Илдан читләште бит, суынды…баштарак елларда яхшы гына тордылар ич югыйсә, җәйләр җиткән саен диңгезенә, ял йортларына да алып барды ире. Соңгы ике елда гына Җәннәтсез, ялгызы гына йөри башлады. Хәер, ялгызы гына түгелдер инде! Бөтенләй үк начар да тормаганнар икән бит! Килгән елны ук хатын-кызның төшенә дә кермәгән затлы тунын кайтарып тоттырды, аякларына — бер дигән сапогиларын! Гөлҗәннәт үзе эшли торган мәктәптә көязләнеп кенә, “Менә мин!” дигәндәй, кырт-кырт басып узганда, күпләрнең йөрәге янгандыр. Башка укытучылар 5-6 сәгатен коры-сары белән уздырганда, Җәннәт сумкасыннан әле алмасын, әле грушасын чыгарыр, өйдән махсус савытта алып килгән тәмле ризыкларын ашыкмый гына, кеше кызыктырып, озаклап ашар иде… Аның шулай тәмле итеп ашап утыруына түзә алмый, эчендә бүреләр улаган кайберәүләр укытучылар бүлмәсеннән чыгып китәрләр иде. Һәр атнада берәр матур яңа кием киеп килергә ияләшеп киткән, чәчләрен, тырнакларын атна саен төрле төсләргә буяткан, гел башкаларның аңа кызыгып кына караган чакларын сагыну авыр иде хатынга, бик авыр иде. Их, шул бәхетле елларны кире кайтарып булса икән! Бәлки аңа мәктәптә бергә эшләгән хезмәттәшләренең рәнҗеше төшкәндер? Теле бәйләмәгән иде шул Җәннәтнең, теләсә кемгә уйламый-нитми әшәке сүзләрне олавы белән аудара иде…И, әни, никләр генә мине шундый итеп үстердең икән син?! Азрак башкаларга да баш ияргә кирәк булгандыр!
Бигрәк күп икән ич ялгышулар!.. Инсаф белән, Илдан белән яшәгән тормышта… Туганнар белән мөнәсәбәтләрдә…нинди тормыш соң бу, я Аллам,бар гаеп үземдә микән әллә?
Бер-беребезне һич рәнҗетергә ярамыйдыр, ялгышлар аркасында бәхетсез язмышлар языладыр. “Рәнҗешкә пәрдә юк” диюләре хактыр! Ул бер көн килеп иң якын кешеләреңә төшә. Өебездә матур, җылы сүзләр әйтелмәгәнгә дә бик күптәннән икән бит! Ачулы йорттан бәрәкәт кача шул! “Булган хәлләрдә үзем генә гаепледер! Яраббем, гөнахларымны ничек кичерим? Авыру әнине алып бүген кая барып керим мин? Кызларымамы? Олы кызым әтисенең үлемендә мине гаепли, кечесе әбисен яратмый.. Ә әнине кая куйыйм?Ул бит нинди генә булса да Әни ләбаса!”
Җәннәтнең уйлары ерып чыккысыз күп, авыр иде…Зара киткәнне көткән 10 минут бөтен бер гомер озынлыгы тоелды аңа. Ишек тавышы ишетелде. Әнә сары күлмәкне кочаклаган ире чыгып килә. Илдан акбашка туктаусыз елмая, матур сүзләрен тезә:
-Матурым, 1-2 көннән бар эшләр дә бетәчәк монда. Алмагачлар шау чәчәктә булачак. Сине үзең кебек гүзәл лаләләр каршы алыр, әнә ич, ачылып киләләр!-дип тротуар читләп утыртылган ал, кызыл, сары лаләләргә күрсәтте ире. -Яле, йомшак алсу кабартмаларыңны бер пәп итим, бер генә!
-Юк, юк, иреннәремнең штрихын бозасың, — диде Зара. “Менә кем бизәкләре төшә торган булган икән иренең күлмәк якаларына!”-Җәннәтнең тәне буйлап ток йөгерде, ачуы торган саен зурая, кабара барды. “Мин ул чәчәкләрне Зара өчен утыртмадым, болар китүгә өзеп атачакмын, алмагачларның да бөтен чәчәкләрен коеп бетерәчәкмен, ул алмагачларда минем ничә еллык күз яшьләрем ләбаса!”- дип уйлап куйды мунча чоланындагы Җәннәт. Аның йөгереп чыгып, әлеге акбашлы чибәр кызның чәчләреннән умырасы, сары кояш сыман күлмәген өстеннән каерып төшерәсе килде. “Түз,түз, йөрәгем!” дип үзен тынычландырырга тырышты хатын.

(дәвамы бар)

Гульнур Айзетуллова

Бәйле