Исерек укытучы турындагы видеоязма социаль челтәрләрдә шау-шу уятты

-- Alina

Азнакай районы укучылары төшергән исерек хезмәт укытучысы турындагы видеоязма социаль челтәрләрдә шау-шу уятты.

Күпләр бу вакыйгага карата, бу кыяфәттә мәктәпкә киләләрмени, мондый укытучыларны мәктәптән куарга кирәк, дигән фикерләр калдырган.

Без әлеге педагогның язмышы белән кызыксындык.
Видеоязмадан күренгәнчә, укытучы хезмәт дәресе кабинетындагы өстәлдә утыра. Ул кулындагы кәгазь төргәген селкеп, балаларга нәрсәдер аңлаткан була. Берничә секундтан идәнгә үк егылып төшә. Шулай итеп, укучылары янында хурлыкка калган. Балаларга кызык, аларга көләргә булсын.

Әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен Азнакай районының мәгариф идарәсе башлыгы Зөлфия Гыйләҗева белән элемтәгә кердек.

– Мин бу вазыйфага күптән түгел генә билгеләндем. Әлеге вакыйга Азнакайның 7 нче мәктәбендә килеп чыккан. Анда әлеге технолог уңай яктан күрсәткән. Дәресләрен калдырмаган, вакытында укыткан. Хезмәттәшләре бары уңай яктан гына бәяли. Аны оста куллы, диләр. Мәктәп теплицасын төзегән. Укучылары белән төрле күргәзмәләрдә, бәйгеләрдә катнашып, уңышлар яулаган. Бу – беренче очрак. Аның ни өчен шундый кыяфәттә килүенә бәя бирә алмыйбыз. Хезмәт Кодексы нигезендә педагог эш урыныннан җибәрелде, – диде Зөлфия Гыйләҗева.

Сәрия Мифтахова

 

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Бәйле