Кызларының никахыннан кайтып килгән булганнар…

-- Alina

Коми Республикасындагы трассада автомобильдә бер гаиләнең гомере өзелгән иде. Алар кызларының никахыннан кайтып килгән булган. 19 яшьлек кыз берничә көн генә кияүдә булган. Бу хакта UFA1.RU редакциясенә гаиләсендә ялгызы калган яшь егетнең кәләше хәбәр иткән. Авариядә егетнең әтисе, әнисе, сеңлесе һәм 14 яшьлек энесе вафат була. Хәзер гаилә мәрхүмнәрне җирләү өчен акча җыя. Алар Башкортстанның Бакалы районында җирләнәчәк. 25 яшьлек олы улы гаиләдә ялгызы кала, аңа бөтен җирдә кәләше ярдәм итә. Оксана сүзләренә караганда, һәлак булган әти-әнисе бик тырыш булган, алар беркайчан да урында утырмаган һәм балаларына лаеклы тормыш тәэмин итәргә тырышканнар. Латыйповлар гаиләсе Усинск шәһәрендә яшәгән. Әтиләре Илшат ике эштә, шул исәптән «Лукойл»да, эшче булган. Әнисе Зилия урындагы предприятиедә пешекче булып эшләгән һәм тагын ике урында хезмәт салган.

 

 

Мәгълүмат Кызыл Таң

Бәйле