Фирдүс Тямаев: «Мин аның өчен оялмыйм, хурланмыйм» [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Чаллының 54 нче гимназиясендә булып кайтты. Ул биредә дә үзенең милли җанлылыгы белән укучыларда һәм гимназия хезмәткәрләрендә соклану хисе уятты.

«Мин татар мәктәбендә укыдым, бүгенге көндә дә урысча сөйләшә белмим, бу — минем проблема, бер яктан. Ә икенчедән, мин бәхетле. Нинди генә шәһәргә барсам да, рәхәтләнеп урамда татарча сөйләшеп йөрим. Мин аның өчен оялмыйм, хурланмыйм. Минем үз телем өчен беркайчан да битем кызармый. Кеше, нинди генә миләттән булмасын, һәрберсе үзенең ана телендә сөйләшә белергә тиеш. Үз телендә сөйләшмәгән кеше — бәхетсез кеше», ди Фирдүс Тямаев үзенең гимназия укучылары алдындагы чыгышында.

Татарча матур очрашу популяр артист белән укучыларның фотога (селфи) төшүләре белән тәмамлана. Чаллының әлеге гимназиясе Фирдүснең милли җанлы булуына сокланып, татар телен үстерүдә, милли тәрбия бирүдә керткән өлеше өчен, саф татарча «Рәхмәт хаты» тапшыра. Малайлар-кызлар җырчы белән татарча аралашып, бергә популяр җырларын җырлап, милләтнең нинди милли җанлы танылган иҗади шәхесләре барлыгына инанып кайталар.

 

Бәйле