Бер гаиләнең гомерен өзгән коточкыч юл һәлакәте турында тулырак

-- Alina

25 февраль Коми Республикасындагы трассада автомобильдә бер гаиләнең гомере өзелгән. Алар кызларының никахыннан кайтып килгән булган. 19 яшьлек кыз берничә көн генә кияүдә булган. Бу гаиләдән машинада булмаган, 25 яшьлек егет кенә кала. Авариядә егетнең әтисе, әнисе, сеңлесе һәм 14 яшьлек энесе вафат була. Хәзер гаилә мәрхүмнәрне җирләү өчен акча җыя.

Бу котычкыч авария турында тулырак билгеле булды. Lifan автомобиле колеяга эләккән. Гаилә башлыгы машина белән идарәне югалткан һәм  каршы як полосага чыккан. Ә анда бензовоз хәрәкәт иткән. Аның шоферы бәрелештән китәргә омтыла, тик барып чыкмый: чит ил машинасы зур йөк машинасына керә.

Юл-транспорт һәлакәте урынында җиңел машинадан дүрт кеше һәлак булды: әнисе һәм әтисе (яше билгеләнә), аларның балалары — 19 яшьлек кыз, 15 яшьлек егет, — дип хәбәр иттеләр «Коми-информ» мәгълүмат агентлыгында.

 

 

Мәгълүмат ufa1.ru

Бәйле