Татарстанда җиңел машина белән йөк машинасы бәрелешүенең нәтиҗәсе

-- Alina

Татарстанда М7 трассасында «Мицубиси» фура белән бәрелешкән, ике кеше һәлак булган дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Юл һәлакәте бүген иртәнге бишләр тирәсендә М7 «Волга» трассасының 756нчы километрында – Зөя күперендә килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Мицубиси» автомобиленең 35 яшьлек йөртүчесе имин тизлек сайламаган һәм каршы як полосага чыгып, «Скания» йөк машинасы белән бәрелешкән. Аварияне күргән кешеләр белдергәнчә, чит ил автомобиле – Самара өлкәсеннән, ә фура Башкортстанныкы булган.

Нәтиҗәдә, «Мицубиси» автомобиленең йөртүчесе һәм 49 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

 

 

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Бәйле