Өч һәм аннан күбрәк бала тапкан авылда яшәүче хатын-кызларга акча бирелә

-- Alfia

Татарстанда авылда өченче һәм аннан соңгы балалары туган өчен 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга бер тапкыр 100 мең сум акча түләнәчәк. Бу хакта журналистлар белән әңгәмә вакытында Татарстан Министрлар Кабинеты карарын шәрехләп, Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«Бүген 29 яшькә кадәр хатын-кыз өченчесен генә түгел, дүртенче, бишенче һәм аннан соңгы баласын тапса, аңа бер тапкыр 100 мең сум күләмендә акча түләнә. Бу — балалар туганда бик кирәкле акчалар, чөнки без бала туганда гаилә бюджетыннан зур чыгымнар булуын беләбез», — дип аңлатты Зарипова.

Министр искәртеп узганча, тиешле карар кабул ителгәнче, хатын-кызларга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү өченче бала туганда гына түләнгән.

«Без анализ ясап, 2016-2018 елларда гына да 29 яшькә кадәр 124 хатын-кыз өченче баласының гына түгел, ә дүртенче, бишенче, алтынчы сабыйның әнисе булганлыгын белдек. Социаль гаделлекне торгызу максатында Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан бу уңай карар кабул ителде», — дип искәртте Татарстан Хезмәт министрлыгы башлыгы.

Илкүләм проектлар 2019 ел башыннан Россия Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә тормышка ашырыла. Татарстанда «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру өчен 2020 елда 8,7 млрд сум акча бүленгән.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле