Кытайда коронавирус белән авыручылар турында соңгы яңалыклар

-- Alfia

Кытайда Covid-19 коронавирусын йоктыручыларның 45,8 проценты терелгән – аларның барысын да хастаханәдән чыгарганнар. 

Соңгы мәгълүматларга караганда, Кытайның материк өлешендә яңа коронавирус йоктырган кешеләр саны 78 824 булган, аларның 3617се дәваланган. Авырудан 2 788 кеше үлгән.

Эпидемия чыганагы булган Хубэй провинциясендә зарарлануның 65 914 очрагы ачыкланган. Хәзерге вакытта Кытайда эпидемиология вазгыяте яхшыра. Соңгы тәүлектә барлыгы 327 зарарлану очрагы ачыкланган, аларның тугызы — Хубэйдан читтә. Хастаханәдән тәүлек эчендә чыгарылган пациентлар саны өч меңнән артып киткән.

Элегрәк Роспотребнадзорда коронавирус авыруына шик булган вакытта нишләргә кирәклеге турында сөйләгән иделәр.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле