Казанда алдагы ункөнлектә җылылык аномалиясе сигез градус тәшкил итәчәк. 8 мартка кадәр шундый һава торышы фаразлана. Бүген профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Алдагы ункөнлектә җылы булачак, явым-төшемнәр көтелми. Гадәттә, язның беренче аенда шәһәрдә айлык уртача температура -5 градус тәшкил итә. Бүгенге көндә тәүлеклек уртача температура -9,6 градус булырга тиеш, ә чынлыкта ул +2,5 градуска тигез. Җылылык аномалиясе 10 градус тәшкил итә», — дип искәртте спикер.
1 мартта аязучан болытлы һава торышы, явым-төшемнәр көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан көнбатышка күчә, талгын. Төнлә -1..-6, көндез -2..+2 градус. Юлларда урыны белән көчле бозлавык көтелә.
2 мартта шулай ук аязучан болытлы һава торышы, явым-төшемнәр көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Төнлә -3..-8, көндез 0..+4 градус. Юлларда урыны белән көчле бозлавык хасил булачак.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar