Алия Карачурина: «Ниһаять, язарга булдым… Мин бәхетле»

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

25 февраль Казанның Филармония залында Алия Карачуринаның «Тәүге тапкыр» дип исемләнгән беренче концерты булды. Җырчы үзенең хис-кичерешләрен инстаграмда язылучылары белән дә бүлеште.

«Нихаять, язарга булдым… Хөрмәтле, яраткан тамашачыларым, минем иҗатыма битараф булмаган тынлаучыларым! Бу ике көн гомеремдә минем өчен иң матур, иң якты һәм иң истәлекле көннәрнең берсе булып калыр.
Мин бәхетле, чөнки Татарстанның һәм Башкортстанның иң танылган һәм профессионал төркемнәренең берсендә — Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшлим! Кайчандыр шушы төркемгә килеп эләгүем, сәхнә тәҗрибәсен туплавым өчен язмышыма рәхмәтлемен», дип яза Алия Карачурина.

Җырчы иң зур рәхмәтләрен Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинга җиткерә. «Син булмасаң, бернәрсә дә булмас иде һәм килеп тә чыкмас иде», ди ул аңа мөрәҗәгать итеп.

 

Мәгълүмат Алия Карачурина инстаграмыннан

 

Бәйле