“Мунча Ташы” автобусы юл һәлакәтенә очраган

-- Alfia

29 февраль көнне “Мунча Ташы” театрының автобусы трассада һәлакәткә юлыккан. Аллага шөкер, бар кеше дә исән-сау. Әмма барыбер дә күңелле хәл түгел. Күп тонналы зур автобус ап-ак кар өстендә юл читендә. “Матбугат.ру” һәлакәтнең ничек килеп чыкканын белеште. Укучыларыбызны һәм “Мунча Ташы” тамашачыларын тынычландырырга ашыгабыз.

Театрның бер төркем артистлары һәм техник хезмәткәрләре төялгән автобус М7 трассасындагы Мамадыш районы тирәсендәге мәчет янында туктый. Кайберләре намаз укыйлар. Шуннан соң кузгалып киткәч күп тә үтми Кукмарага таба борыласы. 29 февраль“Мунча Ташы”ның концерты Кукмарада булырга тиеш иде. Авария аркасында ул булмый кала. Зур автобус берзаман юл кырыена китә башлый. Әллә юл кырыендагы саз, әллә башка нәрсә сәбәпче була. Һәрхәлдә, барысына да төгәл җавап ЮХИДИ тикшерүләреннән соң булачак. Автобус электр баганасына бәрелә, бу аның тизлеген бераз киметә. Пассажирлар арасында үлем-китем юк. Әмма бераз җәрәхәт алучылар да булган. Әнфис Кәлимуллинга гипс куярга мәҗбүр булганнар. Авария урынына Мамадыштан ашыгыч ярдәм машинасы килгән. Калганнар җиңел машинага утырып киткәннәр, автобус һәлакәт урынында калган. Аны юл читеннән чыгару җиңел түгел, чөнки ул 8-9 тонналы зур автобус.

Быел 1 апрельдә “Мунча Ташы” театры үзенең 40 яшьлек юбилеен үткәрә. 40 ел эчендә бер генә тапкыр да мондый хәлгә юлыкканнары булмаган. Тимер тимер инде ул. Иң мөһиме, бөтен кеше исән-сау! 40 ел исән-сау йөрелгән. Артист халкы гел юлда бит. Бу авария белән Аллаһы Тәгалә “Мунча Ташларын” зур афәтләрдән саклагандыр дип уйлыйк, Иншаалла.

 

Мәгълүмат: matbugat.ru

Бәйле