Google тәрҗемәчесенең татарча эшли башлавы татар теленең дәрәҗәсен күрсәтәме?

-- Alina

Узган атна дөньяның иң танылган тәрҗемә системы телләр исемлегенә татар телен кертте. Азатлык иҗтимагый активистларның бу эштә катнашу тарихын искә төшерә һәм белгечләрдән моның тел үсешенә нинди йогынты ясаячагын белеште.

26 февраль Google Translate хезмәте үзенең телләр исемлегенә 5 тел өстәгәнен игълан итте. Системга татар, төрекмән, уйгыр, киньяруанда һәм одия телләре өстәлгән. Соңгы тапкыр ширкәт сайтына яңа телләрне 2016 елда өстәгән иде, ул вакытта тәрҗемә системына кыргыз һәм көрд кебек телләр өстәлгән иде.

Google Translate тәрҗемәчесенә татар теле өстәлгән

Татар теленең дөньякүләм тәрҗемә системына кушылуы көтелгән вакыйга дисәк, бу һич тә арттыру булмас. Татар активистлары әлеге хезмәткә татар телен өстәү теләге белән инде кимендә 2012 елдан бирле янып йөри. Ул елда «Интернет татарча сөйләшә» чарасы барышында активистлар Google һәм башка сайтларга татар телен куллануны тәкъдим итеп, күпсанлы хат юллаган иде.

Моның тәэсирендәме, әллә татар теленә ихтыяҗ күрепме, 2013 елда Google волонтерлар өчен татар теленә тәрҗемә итү почмагын ачты. Волонтерлар анда тәкъдим ителгән инглизчә сүз-гыйбарәләрне татарчага тәрҗемә итте, булган тәрҗемәләргә тавыш бирде, янәсе, Google тәрҗемәчесе шул рәвешле татар телен өйрәнгән.

Тәрҗемә эшендә актив катнашкан активист Ирек Хаҗиев Азатлыкка ул чакта эш тиз бара алмый, системга тел өстәлсен өчен Google базасында 1 миллион тәрҗемә җыелырга тиеш дип аңлаткан иде. Әлеге база татар телендәге күптелле сайтлар, ачык мәкаләләр (Википедия), китаплар, дәүләт сайтлары, ачык сүзлекләр белән туплана. Моңа волонтерлар да ярдәм итеп үз өлешен кертә.

Дөнья татар яшьләре форумы волонтерлар эшен түләүле итәргә чакырып махсус проект әзерләгән иде, тик ул республика тарафыннан хуплау тапмаган. Эш волонтерлар кулында гына калды. Дөрес, 2018 елда мәсьәләгә Татарстан президенты да игътибар итте, татар телен Google Translate системына кертү мөмкинлеген карарга кушты.

Дөнья татар яшьләре форумы волонтерлар эшен түләүле итәргә чакырып махсус проект әзерләгән иде, тик ул республика тарафыннан хуплау тапмаган. Эш волонтерлар кулында гына калды. Дөрес, 2018 елда мәсьәләгә Татарстан президенты да игътибар итте, татар телен Google Translate системына кертү мөмкинлеген карарга кушты.

Илдус Әхмәдуллин

Илдус Әхмәдуллин

Элек Google ширкәтендә эшләгән, хәзер Apple-да хезмәт итүче IT белгече Илдус Әхмәдуллин Google-га ике ел элек мөрәҗәгать иткәндә, ​татар телен тәрҗемәчегә өстәү әле төгәл планда юк иде дип әйткәннәрен сөйләде. Аннары аны 2020 ел башына планлаштырдылар, бу эшкә тестлар алып баручыны эзләделәр. Татар телен хәзер өстәү план нигезендә башкарылган, аны ниндидер соңгы вакыйгаларга бәйләргә кирәк түгел, диде ул Азатлыкка. Аның сүзләренчә, әлегә тәрҗемәче эшендә хилафлыклар булырга мөмкин, ширкәт аны даими камилләштерергә җыена.

 

«60 меңнән артык гыйбарәгә тәрҗемә ясадым»

Google-да волонтер буларак тәрҗемә эшләрен башкарган Ирек Хаҗиев систем тәкъдим иткән тәрҗемә сыйфатын әйбәт дип саный. Волонтерлар, һәр кулланучы ялгышларны төзәтеп тәрҗемә сыйфатын тагын да арта ала, ди ул.

Ирек Хаҗиев

Ирек Хаҗиев

«Без бу вакыйганы 2014 елдан бирле якынлаштырырга тырыштык. Бу вакыт дәвамында 60 меңнән артык гыйбарәгә тәрҗемә ясадым. Ышанам, тәрҗемә сыйфаты ел саен яхшырак булыр, моңа һәркем булыша ала. Киләчәктә системга Русиянең башка милли телләре дә өстәләчәк дип ышанам», дип сөйләде ул Азатлыкка.

Татар теленең 108 тел арасына керүен Ирек татар теленең киләчәге өчен гаять әһәмиятле вакыйга дип саный, бу интернетта татар теле дәрәҗәсен танытып үстерергә мөмкинлек бирәчәк, ди ул. «Хәзерге вакытта телне саклап калуның бер ысулы – аны һәр яңа чыккан өлкәдә куллану», ди ул.

Башка ширкәтләрдә дә татар теленә кызыксыну уяныр

Заманында Белем.ру сайтында тәрҗемәчеләрнең махсус форумы булган, анда дистәләп кеше тәрҗемә эшләре турында аралашкан, волонтер буларак Google-га татар телен өстәү эше белән шөгыльләнгән. Хәзер форум ябылгач, әлеге эш белән кемнәрнең шөгыльләнүен әйтү кыен, ләкин аларның саны күп, ди Ирек.

Google Translate-ка татар телен өстәү Google-ның башка хезмәтләрен дә татар телле итү мөмкинлеген бирә, дип саный активист. «Youtube, Android җиһазлары, тавышлы ассистент һәм башкалар. Тавышлы ярдәмче юнәлешендә Google-ның эш алып баруын беләм, үзем татарча сүзләрне әйтеп яздыруда катнашкан идем. Башка ширкәтләрдә дә безнең телгә кызыксыну уяныр, чөнки дигитал дөньяда үсешкә чикләр юк», дип сөйләде Азатлыкка Ирек Хаҗиев.

«Татар телен хәзер күбрәк кеше аңлый алачак»

Күп төрле татар проектлары авторы, «Теория» дизайн-студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов Google сайтында татар теле башта күренмәде, әле генә күрдем, сынап карыйм диде ул. Аның фикеренчә, Translate-ка татар теленең өстәлүе тел өчен зур мөмкинлекләр ача. Бу – автоматик тәрҗемә хезмәтләре ягыннан зур үсеш, дип саный ул.

Илдар Әюпов

Илдар Әюпов

«Мисал өчен, минем Facebook-тагы дусларым урысча язылган әйберне бер төймәгә басып, инглизчәгә тәрҗемә итә дә, минем белән шул рәвешле аралаша ала. Телне белмәгән килеш тә башка кеше белән аралашу мөмкинлеге бирелә. Хәзер төрле сайтлар, онлайн хезмәтләр шул Google Translate-ның татар телен дә үзләренә өсти алачак, татар телен күбрәк кеше аңлый алачак дигән сүз», ди ул.

Интернеттагы веб-сайтларга да отышлы мөмкинлекләр ачыла. «Хәзер теләсә кайсы татар сайтын дөньяның киң таралган теленә тәрҗемә итеп булачак, моның өчен браузерда бер төймәгә генә басу җитә. Моның йогынтысы бик зур була ала», дип саный Әюпов.

Хәзер теләсә кайсы татар сайтын дөньяның киң таралган теленә тәрҗемә итеп булачак

Әюпов үзе дә волонтер тәрҗемәсендә бераз катнашты, Google-га татар телен өйрәтүгә үз өлешен кертте. Ләкин ул волонтерлар ярдәме «диңгездәге тамчы булгандыр» ди. «Мин аңлаганча, бу ясалма интеллектның махсус челтәре аша ясалгандыр. Ягъни, башта програмга зур күләмдә ике телле текстлар бирелгән, програм аларның нигезендә тел мантыйгын аңлый, шул телгә тәрҗемә итәргә өйрәнә, аннары инде камилләшү һәм төзәтү эшләре барадыр. Белмим, бәлки волонтерлар эше дә файдага булгандыр», ди ул.

Google Translate-ка татар телен өстәү абруй ягыннан да бик отышлы. «Төрле ширкәтләр Google Translate-та нинди телләр бар, димәк, аларга ихтыяҗ бар дигән фикер йөртә ала. Тел шул рәвешле таныла, тарала. Шуңа күрә әлеге вакыйганың кимендә имидж ягыннан файдасы булачак», дип белдерде Илдар Әюпов.

«Дөньякүләм дәрәҗәдә татар теленең кыйммәте бар дигән сүз»

Якынча ун ел элек татарчага тәрҗемә булдыруны сорап Googlе ширкәтенә хат язган «Татар интернетын үстерү» фонды мөдире Раил Гатауллин бу мәсьәләнең хәл ителүе дөньякүләм дәрәҗәдә татар теленең кыйммәте бар дигәнне аңлата һәм ширкәт моңа игътибар бирә дип саный.

Раил Гатауллин

Раил Гатауллин

«Мин бу тәкъдимне Googlе ширкәтенә 2011-2012 елларда язганым булды, әмма бернинди җавап та килмәде. Шул елда Яндексның татарча интерфейсы барлыкка килде, Googlе мондый мөрәҗәгатьләрне озак карый дип уйлыйм. Әмма хәл ителүе бик уңай күренеш.

«Безнең Татарстанда бик күп кенә рәсми оешмалар – министрлыклар, дәүләт оешмалары сайтлары урыс-инглиз телендә генә эшли. Әлеге сайтлар Googlе Translate виджетын куйган һәм әлеге система ярдәмендә тәрҗемә оештыра. Дәүләт теле булган татар телендә сайт алып барырга акча таба алмыйлар икән, алар шушы Googlе Translate бюджетын файдаланып, тәрҗемәне сайтка куеп мәгълүматны татар телендә дә укырга мөмкинлек бирә ала яисә хезмәткәрләре ул кадәр профессиональ тәрҗемәче булмаса, шушы Яндекс яисә Googlе Translate кулланып, сайтны татар телендә дә алып бара ала», ди Гатауллин.

Бу Googlе өчен файда китерми икән, ул моңа артык игътибар бирмәс иде

Аның сүзләренчә, әгәр интернет челтәрдә татар телендә мәгълүмат ул кадәр күп булмаса, татар теленең интернетта кулланылыш дәрәҗәсе аз дип саналса, Googlе татар теленә алай зур игътибар бирмәс иде. “Googlе-да дүрт-биш яңа телгә тәрҗемә барлыкка килде. Ширкәт хәбәрендә бу 75 миллионнан артык аудитория өчен файдалы булыр дип язылган. Димәк һәр биш тел 15 миллионлык аудиторияне алса да, димәк 75 миллион җыела дигән сүз.

Googlе халыкка никадәр генә бушлай мөмкинлекләр бирсә дә, ул коммерцияле ширкәт. Әгәр бу Googlе-га файда китерми икән, ул моңа артык игътибар бирмәс иде. Димәк татар телендә тәрҗемәче булдыру Googlе-га файдалы, аның кулланышын арттыра дигән сүз. Димәк безнең татар телендә яза, аралаша һәм мәгълүмат куллана торган җитәрлек дәрәҗәдә аудитория бар. Googlе моны үзенең махсус програмнары аша күзәтеп тора ала. Тәрҗемә булдырылу да шушы аналитиканың нәтиҗәсе дип саныйм», ди Гатауллин.

Раил Гатауллин сүзләренчә, Googlе татар телендә текстларның артуын күзәтеп барып, тәрҗемә булдыру нәтиҗәсенә килгән булырга мөмкин.

Соңгы елларда интернет челтәрендә татар телендә мәгълүмат нык артты

«Бу эштә тәрҗемәчеләр генә түгел, ә сүз төзелешен, сүз ясалышын, җөмлә төзелешен өйрәнә торган галимнәрнең хезмәте кирәк. Күпмедер дәрәҗәдә моны роботлар башкара. Хәзерге вакытта җөмлә, текстлар тәрҗемәсе камиллеген тәэмин итү өчен сүзләр базасы мөһим. Элек интернет челтәрдә татар телендә мәгълүмат бик аз иде, ә соңгы елларда нык артты. Шул ук гади генә «Әдәби марафон» кысаларында да бер елда 70 меңнән артык татар әсәрләреннән өзекләр VK, Facebook, Istagramда дөнья күрде. Болар барысы да күп очракта индекслана һәм Googlе-ның роботлары, кроулерлары, махсус програмнары татар телендә текстларның артуын күреп, аның кирәклеген билгеләгәндер», ди ул.

 

 

Мәгълүмат чит ил агентлыгы

Бәйле