Укучысын «эчкече» дип сүккән

-- Alina

Шушы көннәрдә Салават районының Мөрсәлим авылында яшәүче кызның әнисе Кеше хокуклары буенча комитет әгъзасы Динар Зәйнуллинга мөрәҗәгать иткән. Ул аңа кызының дәрестә ясаган аудиоязмасын биргән, анда укытучы үзенең укучыларына кычкыра.

Әйтик, бер укучыдан педагог кем белән яшәвен сорый, шуннан соң аны «кечкенә эчкече» дип сүгә башлый.

  • Син кем белән яшисең? Гаилә белән? Яки спиртлы эчемлекләр кулланган бабаң белән? Менә шундый тәрбия, үзеңне кечкенә эчкече кебек тотасың! Тәрбиясез, таркаусың, — ди укытучы һәм чинауга күчә, гәрчә аудиоязмада ишетелгәнчә, бала аңа тыныч кына җавап бирә.
  • 10 ел эчендә мин үзем 13 мәктәптә укыдым. Минем 150дән артык педагогым бар иде. Тик аларның берсе дә алай кычкырмады, — дип яза Динар Зәйнуллин социаль челтәрләрдәге биттә. — Мондый педагоглар безгә кирәк түгел!

Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин да бу хәлгә шунда ук җавап биргән.

  • Педагог үзен дөрес тотмаган… Тикшерәчәкбез, — дип ышандырган ул.

 

 

Мәгълүмат Кызыл Таң

Бәйле