«Буш башак — буш таш…к?» — Фирдүс Тямаев концертында Хәмдүнә апага, песи тарихына җавап бирә [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Татар-информ агентлыгы Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюповадан Фирдүс Тямаев һәм Гүзәл Уразованың тапталган песи белән (бу факт расланмаган) видео чыгару очрагын ничек бәялисез дип сорап, шул җаваптан яңалык язган мәлдә, Фирдүс исә инде бу хәлләрне хикмәтле итеп, яңа концерт программасында куллана. Ул әлеге вакыйгаларны яшерми, аңа бәйле сораулардан да читләшергә тырышмый, ә киресенчә, урынлы итеп, үз тамашасына кертеп җибәрә. Шуннан соң халыкның, тамашачыларның хөрмәте аңа тагын да арта дип күрдек. 

Фирдүс Тямаев: 

– Мин аны беренче мәзәк итеп сөйлим һәм аннан соң һәрнәрсәгә аңлатма бирәм. Минем һәр шаяруымда мәгънә бар… Сөйләгән сүзләрем, төшергән видеоларым өчен мин җаваплы. Ул сүзләрнең һәркайсының үз аңлатмасы бар.

Бәйле