Фирдүс Тямаев, Зөлфәт Зиннуров 8 мартка нинди бүләкләр әзерләгәннәр?

-- Alina

Язның иң матур бәйрәмнәренең берсе — Халык-ара хатын-кызлар бәйрәме якынлашып килә. 8 март уңаеннан ир-егетләр якыннарына нинди бүләкләр сайлыйлар икән?

Фирдүс Тямаев, Татарстанның атказанган җырчысы:

– Башта иң матур чәчәк гөлләмәсен сайлыйм. Артык романтик түгел мин. Әмма вакыт булганда, шәмнәр дә кабызып куям. Аллаһы Тәгалә миңа бик акыллы, тыйнак, кешелекле хатын бүләк итте. Аны яратмау мөмкин түгел. Ул һәр яктан да килгән. Акчаның да кадерен белә. Беркайчан да масаймый, әллә кем булыр йөрми. Мин аны шуңа да бик хөрмәт итәм. Үзе ни тели, бар әйберне алып торабыз. Резедадан берни кызганмыйм. Әмма ул күбрәк гаиләне кайгырта. Үлеп-бетеп, урын-җир комплектлары җыя. Андый кибеткә керсәк, алып чыгып китеп булмый. Иң мөһиме – исән-сау булсын.

Зөлфәт Зиннуров, журналист:

– Әле бүләк хакында уйламаган да. Әмма көне җиткәнче алып куясы булыр инде. Мин – практик кеше. Бүләк кирәкле, файдалы булсын. Бизәнү әйберләре алырга яратмыйм. Хатынымны да, кызларымны да сөендерергә исәп. Әле бәйрәмдә эшлим дә. Әнием, сеңлем, хатынымның әнисе дә бар бит әле. Аларны да котларга җыенам. Барысын бергә кунакка чакырырга дип тә уйлап торам әле.

 

 

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Бәйле