«Болгарны тыңласаң, үзеңне ишетерсең!» — «Болгар радиосы» тәкъдим иткән зур проектта катнашырга ашык

-- Alfia

Игътибар! “Болгар радиосы”нда “Болгарны тыңласаң, үзеңне ишетерсең!” дип исемләнгән зур проект старт ала! Сез җыр-моңга гашыйк һәм җырларга яратасызмы? Әлеге конкурс нәкъ Сезнең өчен! Җырлаганыгызны видеога төшереп, Инстаграмга урнаштырыгыз һәм “Болгар радиосы” концертында катнашу мөмкинлегенә ия булыгыз!

Конкурс барлыгы 3 этапта үткәрелә:

  1. 2020 елның 1 мартыннан 31 маена кадәр конкурста катнашучылар үзе башкаруында җырның видеоязмасын #болгардажырлыйм хэштегы белән Инстаграмга урнаштырырга тиеш.
  2. 2020 елның 1 июненнән 31енә кадәр радионың Сәнгать советы карары нигезендә иң яхшы видеоязмалар “Болгар радиосы” Инстаграмына @bolgarradiosi урнаштырылачак.

  3. 2020 елның 1 июлендә конкурсның җиңүчеләре игълан ителәчәк. Алар барлыгы 10 кеше булачак! Җиңүчеләрнең исемнәре 1 июль көнне 15 сәгатьтә туры эфирда, радио сайтында һәм социаль челтәрләрдә игълан ителәчәк.

1 июльдән 30 августка кадәр җиңүчеләрнең татар эстрадасы артистлары белән очрашу, мастер классларда катнашу, сыйфатлы җыр яздыру, аны көз көне “Болгар радиосы” концертында башкару мөмкинлеге булачак.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм “Болгар радиосы” эфирында 100 трансляциягә сертификат тапшырылачак.

Конкурс шартлары:

  • биредә 16 яшьтән өлкәнрәкләр генә катнаша ала;
  • видеоязмаларның озынлыгы 1 минуттан артмаска тиеш;

  • җыр татар телендә башкарылырга тиеш;

  • акапелла яки музыкаль инструментка кушылып башкару шарт;

  • конкурс вакытында катнашучының аккаунты ачык булырга тиеш;

  • катнашучы @bolgarradiosi аккаунтына язылырга тиеш.

Тулырак мәгълүмат bolgarradio.com сайтында һәм радионың социаль челтәрләрендә.

Бәйле