Фидан Гафаров ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатылган

-- Alfia

Узган шимбәдә Уфада Башкортстанның халык артистын Фидан Гафаровны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар. Бу хакта артистның якыннары хәбәр итте.

Фидан абыйга шул көнне үк тикшерү уздырганнар, вакытында тиешле ярдәм күрсәтелгән.

Хәзерге вакытта аның хәлен канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Тиздән аны хастаханәдән чыгарачаклар, диделәр.

Моңа кадәр инстаграмда Фидан Гафаров үлеме турында имеш-мимешләр йөрде. Әлеге сүзләрне җырчы озын гомергә юрап көлеп кенә кабул итте.

 

Мәгълүмат: vatantat.ru

Бәйле