Татарстанда яшәүче ана җиде елга якын балигъ булмаган балаларына матди ярдәм күрсәтмәгән

-- Alfia

Татарстанда яшәүче күп балалы ананың биш баласына 1,5 миллион сумга якын алименты җыелган. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Ачыкланганча, әле 2013 елның ноябрендә үк республиканың Аксубай районында яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз үз хезмәт хакының икедән бер өлешен алиментлар рәвешендә биш баласына түләргә тиеш булган. Әмма ул алимент түләүдән качып йөргән, балаларына ярдәм күрсәтмәгән һәм эшкә урнашырга да теләмәгән. Шушы вакыт эчендә ваемсыз ананың балалары алдындагы бурычы 1,4 миллион сумнан артып киткән.

Нәтиҗәдә, суд хатын-кызны 5 айга төзәтү эшләренә хөкем иткән. Моннан тыш, аның хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калачаклар.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле