«Әнием, барып күрик әле әтине, бәлки ул синнән гафу үтенер?»

Илгөлемнең соңгы араларда бер дә кәефе юк, тамагыннан ризык үтми. Бар ашаган ризыгы йогурт та, көне буена 2 чынаяк яшел чәй. Йөгертеп йөри торган канатлы яшь хатынга әллә ни-мазар булды бу араларда. Бөтен үңәче, ашказаны яна, вакыт-вакыт приступлар булганда, күз аллары караңгылана. Янында “әнием”дип өзгәләнеп йөргән 3 яшендәге улы Раушанны да сөя алмый, кочагына кысып, хуш ис килеп торган сап-сары бөдрәләреннән үбә алмый… Әнисенең кулларына битен куеп иркәләнгән малайга күзләрен зур итеп ачып кына карый да, тагын йома. Ашыйсы килә бугай улының.

-Кызым, — дип хәлсез тавышы белән кызы Назаны чакыра. — Раушанга чәй куеп булса да эчер әле. Дәү әниең килгәч, берәр ризык пешерер үзегезгә. Әтиегез тиз генә кайтмас шул!

Әнисе камыр ризыклары пешергәндә, гел кул арасына керә торган Наза 6 яшендә генә булса да, үзен чын хуҗабикәләр сыман тота: әнисенә лимон салып, чәй ясап бирә, маңгаена юешләтеп салфеткалар китереп яба, энесен горшокка утырта, борынынан туктаусыз аккан сыеклыкны сөртеп, пычранган киемнәрен алыштыра…
— Ярар, әнием-җимешем, хәзер! — Наза әнисенә теле ачылганнан бирле шулай эндәшә, кем өйрәткәндер, “Әнием-җимешем”! Хәле аз гына яхшырып киткәндә, Илгөлем квартирада әле бер, әле икенче эш белән мавыккан кызын акрын гына күзәтеп ята. Их, элеккеге сыман бергәләп табын ашлары әзерләп, дүртәүләшеп, гөрләшеп чәй эчәргә! Әнә Наза Алма апасы теккән матур чәчәкле алъяпкычларын бәйләгән дә, залдагы гөлләрнең яфракларын сөртә, кечкенә лейкасы белән су сибә. Бүлмә саен гөлләрне күп үстерде Илгөлем. Матурлыкка соклануы балаларына да күчте, күрәсең, алар да әниләре белән бүлмә гөлләрен тәрбияләргә өйрәнделәр. Тәрәзә төпләрен бизәп утырган төрле төстәге миләүшәләргә генә кара син! Ә кыналар, яран гөлләрнең алы да, кызыллары да… Фикус, бәрхет гөл, акча гөле, тамчы гөл… Соңгысын хатын аеруча ярата, кадерли. Туган көненә ире Артур алып кайтканга гына түгел, алсу-шәмәхә чәчәкләре азрак кына башына бөгеп утырган бу гөлне кай ягы беләндер үзенә дә охшата: ул беркайчан да Артурга каршы сүз әйткәне, тавыш күтәргәне булмады бит.
Ул ни дисә, шуның белән килеште. “Эшкә урнаш, мин эшләгәнне генә туздырып ятма” дигәндә, имчәк баласы белән эшкә йөрде. 5 сәгать кенә эшләп кайтса да, ул язган-сызган арада, Раушан аны әллә ничә тапкыр эшеннән аерды, елады, ими сорап аптыратты. Илгөлем шәһәр газеталарының берсендә журналист иде. Имеп, изрәп йоклап киткән улы алдында килеш хәбәрләр язып утырган көннәре күп булды аның. Эшендә бик яраттылар Илгөлемне. Бер дигән иттереп мәкаләсен яза, өлкәннәргә игътибарлы, мөлаем, каршы сүз әйтмәс, аш-суга хирыслыгын коллегалары бәйрәм саен күреп торды. Ниләр генә пешереп күрсәтми дә, үзе әзерләгән ризыкларны ничек кенә бизәми иде ул… Уйларын кызы бүлде:
-Әнием-җимешем, яле менә тәмле чәй эчеп җибәр, аннары терелеп тә китәрсең! Сиңа бит авырырга ярамый! Тиздән, бик тиздән сентябрь җитә, ә мине кем озата син авыргач! Мин бит беренче класска барам ич быел, оныттыңмы әллә? Раушанны да бакчага кем йөртә? Ә көзге матур яфракларны миңа кем җыешыр? Хәтерлисеңме, әнием-җимешем, былтыр нинди матур букетлар ясадык, хәтерлисеңме?
Ничек хәтерләмәсен ди Илгөлем?! Янәшәдәге паркта сап-сары, кып-кызыл яфракларны җыеп, экибана эшләгән иде бит! Илгөлем Наза ясап килгән чәйне бер йотты да, кире бирмәкче иде, “кошчыклары” ирек бирмәде:
-Яле, әнием, алай булмый ич инде, үзең өчен 3 тамчы, минем өчен 3тамчы эч, — диде кызы.
— Минем өсен дә,- диде сакаулана төшеп улы да.
— Әти өчен, дәү әни өчен, Алма апа өчен,…-дип тезеп китте Наза. Илгөлем тамагыннан су гына узмаса да, аның хәлсез кулын битенә куеп торган бәләкәченең, күзләрен тутырып карап торуын, әниләренең терелүен бик теләгән сабыйларының сүзен тыңламый булдыра алмады, бу вакыт, агу бирсәләр, агу да эчәргә әзер иде хатын.
Балалары үтенә тогач, ярты чынаяк чәй эчте хатын. Азрак авыртуы басылып торган кебек булды.
Их, белсә иде сабыйлары әниләренең көннәре санаулы икәнең?! 3 атна элек операция кичергәч тә, һәр көнне аның хәлен белергә кереп йөргән доктордан үзенең хәле өметлеме-түгелме икәнен белергә теләде ул. Доктор яшәү өмете күзләрендә әле сүнәргә өлгермәгән, йөзенә төшкән сарылыкка да кармыйча, гаҗәеп чибәр булган хатыннан башта күзләрен яшерде, әмма Илгөлемнең инәлеп сораган карашларына җавапсыз кала алмады. Илгөлем якыннарына да анализлар нәтиҗәсен әйтмәскә булды. Табиб-онколог :
-Яшермим, алдарга, өметләндерергә дә җыенмыйм, ханым, тагын 1 атна яшисез әле… Әйтәсе сүзләрегез, васыятьләрегез булса, моны эшләргә киңәш итәм. Сездә ашказаны рагының дүртенче стадиясе! Без инде соңарганбыз монда..20 лимфоузел шеш бөтен эчәклеккә таралган, ашказанын зарарлаган. Безгә бик соң мөрәҗәгать иткәнсез….Ирегезгә тапшырыйкмы анализ язуларын, үзегездә саклыйсызмы?
-Үземдә саклыйм, вакытыннан алда иремнең миннән өмет өзүен теләмим, доктор!
-Әйе, ничек телисез, шулай эшли аласыз. Монда инде операция тагын ясап, тәнегезне рәнҗетүдә мәгънә күрмим, ханым!
Илгөлем, докторның ихласлыгына рәхмәтен әйтеп, саубуллашты. “Менә, минем дә бу гүзәл җирдән — матурлык иленнән бөтенләйгә китәр көннәрем якынлаша икән…бер, ике,…алты…җиде көн…Кошчыкларым канатларын ничек сынар, ничек очар-мин инде ул көннәрне күрмәячәкмен…кызыбыз Назаның очынып, шатланып мәктәптән кайткан көннәре минем өчен түгел! Ярабби, бер генә атнага булса да озайтсаң иде тагын гомеремне, бер генә атнага! Назаның тәүге тапкыр мәктәпкә аяк баскан беренче кыңгырау көннәрен күрергә язсын иде, ярабби! Мәрхәмәтең киң бит синең, минем өчен өзелеп торган шушы сабыйларым хакына 1 генә ай гомер бир, бер генә ай!”-дип өзгәләнде Илгөлем. Аның зур кара күзләрендә елга булып җыелган яшьләр ерылып китте. Янында басып торган балаларының:
-Әнием, ник елыйсың инде, зурлар елыймыни, и бәби,- диюләре хатынны айнытып җибәрде…
-Менә сезне яратудан, сезнең зур үсүегезне күрүдән шатланып елыйм, кошчыкларым, — дияргә үзендә көч тапты. Газизләренә үзенең инде тиздән үләчәген әйтеп, бәгырьләрен өзсенмени?! Юк, мәңге алай эшли алмас иде!-Яле, Назам, азрак булыш әле, мендәрне күтәреп куйыйк, алайса синең ниләр эшләгәнеңне күреп бетерә алмыйм, — диде Илгөлем, кызын үсендерергә теләп. Наза йокы бүлмәсеннән тагын бер мендәр алып чыгып, әнисенең аркасына терәтеп үк куйды:
-Мин зур кыз бит инде, әнием-җимешем, хәзер идәннәрне дә сөртеп алам, һава әйбәт булгач, синең дә хәлең әйбәтләнер, шулай бит, шулай бит?!-дип үзенең инде әнисенең уң кулы икәнлеген күрсәтергә тырышты. Дәү әниләре эштән кайтырга шактый вакыт бар икән әле…1 сәгать чамасы балаларга коры-сары белән генә юанырга туры килер.
Ул арада чәчәкле алъяпкычларын салып, шорты белән футболка кигән Наза кечкенә генә сулы чиләк күтәреп залга керде. И Илгөлемнең авырмаган чагы булса, ничек күңелле итеп өчәүләшеп идән юарлар иде! Наза әнисе кебек үк кечкенәдән тырыш, уңган бала булып үсә шул! Кызы әнисе янына килеп:
-Әнием-җимешем, син менә карап кына тор, кайда тузан кала, шуны күрсәтерсең, — дип эшкә кереште. Әниләре хәлсез күз кабакларын йомгалап, ризалык галәмәте чыгаргач, кыз ду китереп идән юа башлады.Үзе көйли дә әле өстәвенә:
Әнием, күз нурым,
Син минем алтыным!
Син бит бер, бер генә,
Иң-иң, иң якыным!
-Әнием-җимешем, мин бу җырны үзем чыгардым, син терелсен дип, ишетәсеңме? Илгөлем күзләрен йомды. Аны уйлары бик еракка матур да, моңсу да балачагына алып киттеләр. Кыз әтисез үсте. Әнисенең бердәнбер шатлыгы да, борчуы да, бәхете дә булып, бердәнбер булып үсте Илгөлем.
Әтисен сыңар тапкыр да күрмәде ул. Әнисеннән күп тапкырлар сөйләткән истәлекләр кабат хәтердә яңарды… Үпкә дә, сагыш та, югалту да булып җанын телгәләде. Илгөлемнең әнисе Зилә Данирга — Сарман якларына кияүгә чыгып, 4 ай узуга, иренең күршедә генә 2 ел йөргән кызы барлыгын белде. Көн тудымы, урам яктагы колонкада иренең озаклап күрше кызы белән сүз куертып торулары ешая башлады. Кыз 1 атна гына торып иреннән аерылып кайткан, кабат Данирга ябышып диярлек йөри. Юк сәбәпне бар итеп өйләренә килеп керә дә, озаклап утыра торган булып китте. Зилә каенанасына берничә тапкыр бу хакта әйтеп караса да, каенанасы :
-Керсен, алар бит улым белән бер табактан ашап, бергә уйнап үстеләр… Ул бит мәктәп елларыннан ук “Зәмзәмия апа, мин синең киленең булырмын инде” — дия иде дип, кызган табага тагын май өсти.- Мин инде Сабира күрше белән әллә кайчан кодагый кебек яшәдем, — дип тагын да йөрәкне әрнетә.
Бер көнне Зилә авыл советында эшләп утырганда, авыл апае кереп күзен ачып чыга аның:
-Син нәрсә көтеп ятасың, иреңне тартып ала бит Фирүзә, көмәнле килеш ирсез каласың бит! Районда универмагта күргәннәр. Зур кашлы йөзек алып биргән ирең аңа. Зиләнең көне-көн булмый. Инде эш сәгате бетеп өйгә кайтып керсә, каенанасы белән ире, Фирүзә — өчәүләп гөрләшеп чәй эчеп утыралар. Зиләнең күкрәгенә пычак китереп кадаган күк, күм-күмгәк булып китә. Шунда ире, берни булмагандай:
-Әйдә утыр, без менә Фирүзә белән кушылырга уйлыйбыз. Сине туган якларыңа озатып куярмын. Дөрес аңла, яратам мин аны, ул миннән йөкле, никях укытасы да булыр, көзгә туй итәрбез дип уйлыйм. Аңа ачу итеп кенә сиңа өйләндем мин, Зилә! Син үз бәхетеңне табарсың әле, яраткан кешең очрар.
Зилә ни әйтергә дә белмәде:
— Ә мин, соң бит минем дә корсагым бар, балабызга җан иңде бит инде, Данир! — дип баскан урынында сыгылып төште.
-Ярар, булса, чәпчемә, ярдәм итәр Данир сиңа да! Гомер буе яратмаган кешесе белән яшәгәнче, яратканы белән яшәр, — дип куырып алды каенана.-Үзең аның яратмаганын белә торып килдең бит, белә торып, — дип өстәде Зилә түр якка керде дә үксергә тотынды. Елый-елый күзендә яше калмагач, башы тубал кебек катып киткәч кенә, “инде миңа нишләргә хәзер, корсагым белән авылга кайтып утырыргамы, авылдашлар, дуслар ни әйтер? Ни йөзем белән кеше күзенә күренермен?” дигән уйлар туктаусыз Зиләне чыгырдан чыгара иде. Динар Фирүзәне ияртеп өйдән чыгып китте, ул төнне өйдә кунмыйча, таң алдыннан колхоз предын йөртә торган машина белән капка төбенә кайтып туктый.
-Җыен, әйдә озатам, эшеңнән расчетны үзем алып җибәрермен, — ди ул Зиләгә ике уйларга да урын калдырмый. Илгөлемнең әнисе шулай итеп туган якларга кайтып утыра…
Илгөлем үзен –үзе белә башлаганнан бирле аның бар эшкә дә кулы ятып торган тырыш әнисе, дин юлында йөри торган дәү әнисе, матур абыйсы, кечкенә абыйсы булды. “Кызым”дип куенына кыскан әтисе урынын әнә шул абыйлары алыштырды.
-Әнием, бер тапкыр булса да, барып күрик әле әтине, бәлки ул синнән гафу үтенер,- дип әнисен аптыраткан чаклары да күп булды. Сабый күңеле әтисенең барыбер бер кызын эзләп килер дигән өмет мәктәпне бетергәнче дәвам итте… Хыял хыял гына булып калды. Зилә бар назын, өметен Илгөлемгә күчереп, тормыш арбасын ялгызы гына тартты да тартты.
Кулына аттестат алган көннәрдә дә Илгөлемнең әтисен көтүе акланмады. Мәктәпне гел “5” кә генә тәмамлаган кызның аттестатын әле әнисенә, әле әтисенә күрсәтеп, горурлануларын бик теләсә дә, кызның өметләречынга ашмады, әтисе килеп чыкмады. Югыйсә, кыз берничә тапкыр хат язып та, барырга да талпынып карады, бик тә, бик тә әтиле буласы килгән иде аның!
Илгөлем кечкенәдән әкиятләр, мәкаләләр язарга яратканга күрә, ике дә уйлап тормады, документларын университетның татар журналистикасы бүлегенә тапшырды. Һәркемгә ачык йөзле, тырыш кызны укытучылары бик яратты. Ә аннары…аннары ул үзенең мәхәббәте Артурны очратты. Егетнең әрсезлеге башын әйләндердеме, әллә ни чибәрлеге булмаган, үзеннән бераз буйга да кечкенәрәк Артур ничек итсә итте, Илгөлемне үзенә кияүгә чыгарга күндерде.
-Әнием, мин дә зуам идәнне,- дигән сүзләр бик ерактан ишетелә. Кем бу, улы түгелме соң?…Хатын күзләрен ачты. Алдында бөтен өсте юешләнеп беткән, кулына зур ак футболка тоткан улы Раушан басып тора.
-Кара, әнием, зуам, зуам,-диде дә, сабый апасы Наза артыннан шул ак футболка белән идән сөртә башлады.
-И кошчыгым, канатларың ныгымаган шул әле синең, ә үзең очарга маташасың, и йөрәгем парәсе, — дип, Илгөлем улына яратып та, кызганып та карады. Балалары күз ачып йомганчы зал якны сөртеп тә чыгардылар. Назаның йөзләре алланып киткән, ул вакыт–вакыт туктап, энесенең чүпрәген сыгып бирә, каян сөртергә икәнен күрсәтә. Нинди тырыш Илгөлемнең сабыйлары, нинди ярдәмчел! “И Ходаем, шушы нарасыйларны әнисез калдырырга ирек куйма, куйма бер үк!” Шулай уйлады хатын. Ишек тавышына борылып карады, анда ике кулына зур сумкалар тоткан әнисе басып тора иде. Карале, уйланып ятканда да, вакыт бигрәкләр дә тиз уза икән ич!

Гульнур Айзетуллова

Бәйле