// Татар Тудей // Татар Бүген //
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан танылган татар хатыннарына «18 яшьлек чагыгызга нинди киңәш бирер идегез?» дигән сорау белән мөрәҗәгать итткәннәр. «Акчарлак» нәшрият йорты мөдире Рүзилә Сафина әнисе һәм хыялларга мөнәсәбәтле бу сорауга җавап бирде.
«Яшь чагыма мин шундый киңәш бирер идем: ашыкмаска. Чөнки сиңа язган һәрчак сиңа була. Аллаһ Тәгалә тарафыннан сиңа язылган икән, ул, әлбәттә, синеке була. Шулай ук күбрәк әнигә игътибар бирәсе калган икән… Рүзилә, бүгенге көндә синең ике хыялың бар. Берсе — сәхнә, ә икенчесе — журналистика. Шуңа күрә сәхнә кирәк яшь чакта, шуңа син бар сәхнәгә. Беренче хыялыңны тормышка ашыр. Ә икенче хыялыңны өлкәнәйгәч тә, тәҗрибә туплап, белем җыеп, тормышка ашырыр идең. Хыялың өчен көн саен әкрен генә алга атлап барсаң, барыбер теләгәнеңә ирешәчәксең. Хыялсыз кеше — канатсыз кош дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер» дип җавап бирде Рүзилә Сафина.