Синоптиклар Татарстанда нинди һава торышы вәгъдә итә?

-- Alfia

Соңгы көннәрдә Татарстан территориясендә һава шартларын билгеләгән антициклон якшәмбе, 8 мартта, атмосфера фронты белән кысрыклап чыгарыла. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

8 март төнендә явым-төшем көтелми, көндез юеш кар һәм яңгыр яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге 15-17 метрга кадәр көчәю ихтимал. Төнлә һава температурасы 0…-5 градус була. Көндез һава температурасы +1…+6 градуска кадәр күтәрелә.

Киләсе атна башында аномаль җылы һава торышы була, һава температурасы күтәрелүен дәвам итә, дип хәбәр итә синоптиклар.

9 һәм 10 мартта төнлә һава температурасы нульгә кадәр төшә. Көндез һава температурасы +2…+7 градус була.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле