Алмаз Мирзаянов: «Концертыңа килмибез, дип куркытырга теләүчеләр күбәйде»

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Танылган алып баручы Алмаз Мирзаянов инстаграмда еш кына үзенчәлекле фотолар, язмалар урнаштыра. Бу юлы исә ул үзенә негатив комментарийлар язучыларга җавап биргән.

«Ни язырга да аптырарлык. Язмасам, ник язмыйсың диләр. Язсам, һәрбер җөмләгә бәйләнеп, әллә нинди чагыштырулар уйлап табып, негатив язучылар пәйда була. Игътибар итмә дисез. Битараф калып булмый. Дөресен генә әйткәндә, кешеләр «елагы тыгылган» баланы хәтерләтәләр. Шулкадәрле ачуы җыелган кешеләр күп. Ләкин, ачуларын үпкәләтүчеләреннән алмыйлар, башка җиргә чыгаралар. Аптырагач хәзер, концертыңа килмибез, дип куркытырга теләүчеләр күбәйде. Беркемне дә мәҗбүри китергәнебез булмады, булмас та! Теләгегез булса, рәхим итегез, булмаса да килегез. Шунда җайлыйбыз аны. Гадирәк бул дисез! Әйдәгез бергәләп шулай итик әле», ди Алмаз Мирзаянов.

 

Мәгълүмат Алмаз Мирзаянов инстаграмыннан

Бәйле